Чүпрәледә Шланга авылы халкы “Майның унбише”н билгеләп үтте
Узган ел бәйрәм пандемия аркасында үткәрелмәде.
Районда традиция буенча беренчеләрдән булып авыл көннәре Шланга авыл җирлегендә старт алды. Биредә ел саен майның соңгы ял көннәрендә халык телендә «Майның унбише» дип исемләнгән бәйрәм билгеләп үтелә.
Бу көн элек-электән авыл халкының гореф-йолалар нигезендә урманга йөрүе, анда иң олы имән куагын кочаклау, җирдән сәламәтлек, илгә тынычлык, әйбәт тормыш соравы белән бәйле. Шулай ук, бу көннәрдә шифалы дару үләннәре җыю, беренче каен себеркесе белән мунча керү гадәте саклана халыкта.
Узган ел бәйрәм пандемия аркасында үткәрелмәде. Быел исә шлангалылар бу көнне зурлап бәйрәм иттеләр. Бу чарада авыл кешеләре генә түгел, ә тирә-юнь авыллардан да бәйрәмгә, очрашуга сусаган бик күп халык катнашты.
Аларны бәйрәм белән район башлыгы Марат Гафаров котлады:
–Бу–язгы эшләрдән соң билгеләп үтелүче очрашу һәм ял бәйрәме. Күпләр якыннарының хәлләрен белешергә, туган нигезләрен күрергә кайта. Мондый очрашулар, бәйрәмнәр әби - бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләребезне саклауга, аларны үстерергә ярдәм итә, яшьләребездә милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли.
Шланглалар авыл, аның тарихы белән хаклы рәвештә горурланып кына калмыйча, киләчәккә дә зур өметләр баглыйлар. Моның дәлиле-сәләтле, эшчән, белемгә омтылышлы яшьләре. Биредә йорт хайваннары үстерү белән шөгыльләнүчеләр, бизнес алып баручылар шактыйа. Моннан тыш, Шланга авылы – агач эшкәртү буенча иң уңган балта осталары, мәдәниятле, җырга-моңга гашыйк кешеләр яши торган җирлек.
Бәйрәм дәвамында сәүдә палаткалары эшләде. Балалар татлы сый-нигъмәтләрдән авыз итте, таганнарда атынды. Урта, олы яшьтәгеләр өчен дә төрле милли уеннар гөрләде, ә мәдәният хезмәткәрләре үзләренең бай эчтәлекле программасы белән куандырдылар.
– Авыл халкы –ул бит үзе бер зур гаилә сыман. Һәркайсының борчуы, шатлыгы, яшәеше күз алдында, - ди авыл җирлеге башкарма комитеты сәркәтибе Шәмсия Алимова. –Алга таба да авылыбызның чәчәк атачагына ышанасы килә. Яшьләребез күп булсын. Балалар туып торсын, гореф-гадәтләребез саклансын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев