Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә бишенче тапкыр "Троица көйләре" фестивале узды

Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул.

Традиция буенча, быел да изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троица көйләре” фестивале узды.  Чара  быел бишенче тапкыр үткәрелде.  Узган ел исә пандемия аркасында фестиваль узмый калды.

Троица бәйрәме борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Әлеге бәйрәмгә туган якларына илебезнең төрле почмакларыннан ашкынып кайталар. Алар бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарын искә ала, зират кыла.

Фестивальдә катнашучыларны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләде.

Троица бәйрәме игелек, шәфкатьлелек һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Алга таба да бәйрәм  буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим, - дип билгеләп үтте ул.

Бәйрәмдә катнашучылар адресына башка кунаклар исеменнән  котлау сүзләре яңгырады.

Чара иртәнге якта гыйбадәт кылу белән башланды. Аннан  Татарстан Республикасы, Чувашия һәм Ульяновск шәһәреннән килгән  үзешчән сәнгать коллективлары  үз осталыкларын һәм талантларын  дини, халык җырларын башкаруда күрсәттеләр.

Моннан тыш, гыйбадәтханә территориясендә күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды. Кыскасы, фестиваль һәркемдә якты һәм гаҗәеп хис-кичерешләр калдырды.

Зоя Кузнецова:

–Бу бәйрәм минем күңелгә балачактан өйгә таралган каен яфрагы, яшел үлән исе белән кереп калган. Әниләр  тәрәзә кырыйларына каен ботаклары кыстырып, өстәл астына, идәнгә яңа чабылган үлән җәеп куя иде. Уянып киткәч, әле дә борынга кергән шул саф ис килә кебек .

Геннадий Карсаков:

–Бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә иделәр. Җомга көнне өй җыештырыла, идәннәр юыла. Шимбә - ата-ана көне (родительский день). Бу көнне зиратка барып мәрхүмнәрне искә алалар. Дини бәйрәмебез - Троица алдыннан да, бәйрәм көнне дә өйләрдә пироглар, башка тәм-томнар пешә, туганнар бер-берсенә кунакка йөрешә.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев