Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле үзешчән сәнгать коллективы 3 нче урынны яулады

“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан оештырылган фестиваль-бәйге Апаста узды. Анда сигез районнан килгән һәвәскәрләр катнашты.

Район үзешчәннәре  "Өмет йолдызы- Звезда надежды" районара эстрада сәнгате фестиваленең гала - концертында чыгыш ясадылар.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча "Таң" җыр һәм бию халык ансамбле (җитәкчесе Лилия Җамалтдинова) 1 урынны яулады, Салават Юсупов махсус приз белән бүләкләнде.

Гомумкоманда зачетында үзешчәннәр коллективы  3 нче урынга ия булды.


Нет комментариев