Чүпрәле техникумында "Татар кызы" бәйгесе узды
Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дилүзә Аббазова җитәкчелегендә "Татар кызы" бәйгесе узды.
Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Конкурста студент кызлар катнашты. Алар үзләренең милли аш-су әзерләүдә осталыкларын, иҗади номерларын күрсәттеләр һәм, әлбәттә, үзләрен тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәләр буенча өч призлы урын билгеләнде, җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев