Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Балалар бакчасында татар телен өйрәнү

Туган җирем кебек назлы, җырдай моңлы татар теле.

Балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү тәрбиячедән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоцональлек таләп итә. Материалның җиңел һәм шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч булуы да балаларда кызыксыну уята.
Татар телен өйрәткәндә , беренче чиратта, балаларда туган телне ярату хисе тәрбияләргә тиеш. Моңа уңышлы чагыштырулар, тапкыр табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, образлы сүзләр, бала күңеленә хуш килерлек шигырьләр, тылсымлы әкиятләр, такмак – такмазалар, төрле җырлар, көйләр тыңлау аша гына ирешергә мөмкин.Болар үз чиратында нәниләрнең сүз байлыгын арттырырга, сүзләрне дөрес куллану белергә ярдәм итә.
Әмма моның өчен тәрбияче иң элек үзе саф татар телендә сөйләшергә, дикциясе ачык булырга тиеш. Тик шул вакытта гына баланың әдәби телендә дөрес һәм матур сөйләшү күнекмәләрен , тыңлау һәм сөйләү культурасын үзләштерүе өчен тиешле шартлар бар дип санарга мөмкин.
Балалар бакчасында татар теле укыту методикасы мәктәп методикасыннан үзенең формасы һәм эчтәләге белән аерылып тора. Моннан тыш баланың психологик үзәнчелекләрен, аның көндәлек режимын да исәпкә алырга кирәк.
Татар теленә өйрәтүне төркемнәрдә көн дәвамында алып барыла: иртәнге, көндезге, кичке аш вакытында да , саф һавага җыенганда ( киенү, чишенү), йокыдан соң өйрәткәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергэ мөмкин. Ә инде саф һавада мәйданчыкта уен формасында үткәрелә.
Татар теленә өйрәткәндә күбрәк кызыклы уеннар уйнау, әкият, шигырь , җырлау өйрәтү, уенчыклар ярдәмендә кечкенә спетакльләр уйнап күрсәтү, диалоглар төзү, күрсәтма әсбапларны күпләп куллану телне үзләштерәдә сизелерлек нәтиҗә бирә.
Яңа сүзләрне өйрәнгәндә “ Сикергеч” уены бик тә уңышлы килеп чыга. Сикергән саен бер татарча сүз әйтелә. Кем әйтә, шул җиңүче була. Мондый уен хәтерне камилләштерергә ярдәм итә.
Теманы үткәндә шулай ук “ Нәрсә югалды?” , “ Кем качты?” кебек уеннарны алу бик урынлы була.
Балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен без, икенче номерлы балалар бакчасы тэрбиячелэре, төрле дидактик уеннар уйлап табабыз. Мәсәлән : дидактик уен “ Мин барам, барам, барам”, “ Җиләк – җимеш, яшелчәләр”, “ Гайлә”,
Мин үз эшемдә пиктограммаларны бик теләп кулланам. Бу алым балаларга да бик ошый. Алар бик тиз җөмлә төзергә өйрәнәләр.
Шулай ук балаларны халык авыз иҗаты , халкыбызңын тормышы , көнкүреше, тарихи һәм милли бизәкләре , йолалары белән таныштыру да бик мөһим. Ләкин бу эшне күбрәк күңел ачу кичәләрендә, шөгыльлэрдэн соң булган буш вакытларда алып барылуы хәерлерәк. Халкыбыз тарихы белән иркенләбрәк, киңрәк итеп таныштырырга кирәк. Бу уңайдан төрле кичәләр үткәрелә
( әйтик “ Әбием сандыгы”, “ Сабантуе”, “ Карга боткасы” һ.б ) истәлеклерәк була һәм алар күнелләрдә озаграк саклана.
Тәрбиячеләр арасында ныклы элемтә урнаштыру да татар телен өйрәтүгә зур этәргеч бирә. Аларны татар теленең кайбер үзенчәлекләрен , халкыбызның мәдәнияте, тарихы, күренекле шәхесләре белән ташыштырып тору “ Г. Тукай – яраткан шагыйребез”, “ А.Алиш – әкиятләре”, “ М. Җәлил – патриот шагыйрь”, “ Р.Миннулин, Ш.Галиев – балалар шагыйре” һ.б шундый тематик кичәләр уздыру да бик кирәк.
Без үзебезнең бакчада әти – әниләр, балалар, тәрбиячеләр белән берлектә “ Шигырь кичәләре” “ Гайлә бәйрәмнәре” төрле күргәзмәләр уздырабыз . Бу кичәләр әти – әниләрдә татар теленә кызыксыну уяту өчен эшләнә. Алар балалары белән берлектә рәсемнәр ясыйлар, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар һ.б.
Шулай ук без балалар белән әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Балалар зур кызыксыну белән бик теләп уйныйлар. Мэсэлэн, безнен балалар бакчасы ел саен “Сэйэр” бэйгесендэ катнаша.Әкиятне карарга әти – әниләрне чакырабыз. Балаларның күбесе тамашачы булып иптәшләрнең уйнауларнын карыйлар . Әкиятне караганнан соң , тамашачы булган балаларда уйнап һәм сөйләп карау теләге уяна.
Гомумән , тәрбияче үзенең эшен балалар , әти – әниләр, тәрбиячеләр белән иҗади алып барганда гына, ул сабыйларга татар телен өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк.
Минем фикеремчә хәзергесе көндә әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә татар теленә өйрәтү дәвам ителсә, татар теленең киләчәге бар.
Балалар дәүләт телләрендә камил сөйләшеп, кызыксынулары арта гына барсын, эшебезнең нәтиҗәсе булсын өчен яңа кызыклы ысуллар эзләячәкбез. Халкыбыз: "Телгә игътибарсыз - илгә игътибарсыз", дип юкка гына әйтмәгәндер.
Ләйсән Низамова, икенче номерлы Иске Чупрэле "Әкият" балалар бакчасының 1нче категорияле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев