14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне
Көн вакыйгасы

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр чиренә каршы көрәш көне

Бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр авыруыннан интегә. Республикада гына да 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле. Шуның 700е – балалар.

Ленар Хөснетдинов, табиб-эндокринолог.

1922 елдан бирле шикәр диабетын инсулин белән дәвалыйлар. Әлеге күпләр өчен яшәү чыганагы булган инъекцияне Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг уйлап таба һәм, беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малайның гомерен саклап кала. 1991 елдан башлап, ноябрь аенда (14 ноябрь–инсулинны уйлап табучының туган көне), Бөтендөнья шикәр авыруы белән көрәш көне билгеләп узыла.

Нәрсә соң ул шикәр чире?

Шикәр диабеты дип кандагы глюкозаның (безнеңчә әйтсәк, шикәрнең) артуын әйтәләр. Организмда ашказаны асты бизе инсулин гормоннарын эшләп чыгара. Без төрле баллы һәм углеводлы ризыклар ашаганда, шул инсулин, аларны эшкәртеп, энергиягә әйләндерә. Әгәр дә инсулин җитми башласа, кан составындагы шикәр микъдары артык күбәя һәм сидек белән бүленеп чыга башлый.

Шикәр чирен күрсәтеп торган алдагы төп билгеләргә бик тә игътибарлы булу сорала: еш эчәсе килү, кандагы шикәрнең артуы, тиз ару, хәлсезлек күзәтелү, кисәк кенә ябыгып китү (1 нче дәрәҗәдәге шикәр авыруы вакытында), кинәт тазару (2 нче дәрәҗәдәге шикәр авыруы), сидек капчыгы еш тулу, тәннең кычытуы, бармак очлары ою яки чәнчеп алу.

Шикәр диабетының беренче тибы инсулин җитми башлагач барлыкка килә.  Ул еш кына бала яки яшүсмер вакытта үсеш ала, әмма өлкәннәрдә дә килеп чыгарга мөмкин.  Аның барлыкка килүендә в-күзәнәкләренең җимерелүе сәбәпче. Авыруның беренче билгеләре күзәнәкләр 80-90 процентка үлгәч күренә башлый. Бу организмга токсин матдәләр һәм вируслар тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шикәр диабеты белән кызылча, су чәчәге, кызамык авыруларыннан соң яки колак арты бизе шешүдән соң да чирләп китәргә мөмкин.

Нәселдән дә бирелә: әти-әни шикәр чире белән авырый икән, балаларда да аның барлыкка килү ихтималы арта.

Шикәр чиренең икенче тибы, гадәттә, өлкән яшьтәгеләрдә барлыкка килә. Бу вакытта ашказаны асты бизе күзәнәкләре, эшләвен дәвам итеп, инсулин бүлеп чыгарса да, бавыр, мускулларның һәм майлы тукымаларның күзәнәкләре моны кабул итми. Өстәвенә, организмга шикәр күбрәк кергән саен, күзәнәкләрнең инсулинны сиземләве шуның кадәр үк кими бара.

Шикәр авыруы кешенең яшәү рәвеше булып тора. Кеше барысын да режим буенча эшләргә, билгеле бер рацион белән тукланырга күнегергә мәҗбүр. Аның кул астында һәрвакыт тест үткәрү тасмасы, глюкометр.

Шикәр авыруы корбанына әверелмәс өчен, елга ике тапкыр кан анализын тапшырырга кирәк.

Беренче тип шикәр авыруының барлыкка килүен киметү өчен, берничә киңәш:  баланы күкрәк сөте белән имезүдән баш тартмаска; прививкаларны вакытында ясатып, баланың иммунитетын ныгытырга; витаминнарга бай туклану белән тәэмин итәргә; сабыйның авырлыгын һәрвакыт күзәтүдә тотарга.

Икенче тип шикәр авыруы барлыкка килүнең төп сәбәпләре: тазару;   аз хәрәкәтләнү;  артык күп ашау; стресслар. Авырудан саклану өчен:  рациондагы югары калорияле азыкны киметергә;  авырлыгыгызны гел тикшереп торырга; көнгә ким дигәндә ярты сәгать йөкләмәле физик күнегүләр эшләргә кирәк. Сәламәт булыгыз!


Нет комментариев