Зур Чынлы авылында 9 шәхси эшмәкәр, 3 КФХ бар
Авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә узды
Зур Чынлы авыл җирлегенең социаль-икътисадый сәясәтенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып эшмәкәрлекне үстерү тора.
Үткән көннәрдә Зур Чынлы авылында шушы максатларны күздә тотып, авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү буенча семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Программа авылның иң эре оешмаларыннан саналган «Р.А.Бикчуров» крестьян-фермерлык хуҗалыгын караудан башланды.
Хуҗалык җитәкчесе Равил Бикчуров җирләренең мәйданы 2300 гектардан артык тәшкил итүен сөйләде. Анда башлыча бөртекле культуралар, көнбагыш, шикәр чөгендере үстерелә. Хуҗалыкның кирәкле барлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм матди ресурслары бар. Техника паркы ел саен яңартыла. Быел гына да 23 млн. сумга якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Быел хуҗалык ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы ярдәмендә сугару системасы булган плотина төзегән. Киләчәккә дә планнары зурдан. 28 гектар җирдәге җиләк-җимеш бакчасын яңартуны, яшь үсентеләр белән тулыландыруны күздә тоталар. Бүгенге көндә әлеге проект буенча да эшләр башланган.
Зур Чынлы авылында, быелның 1 январена булган мәгълүматлар буенча, 713 кеше теркәлгән, 530 кеше яши, шуларның 212се эш яшендәге халык. Йортлар саны – 364.
Авыл җирлеге тер-риториясендә 12 кече эшмәкәрлек субъекты: 9 шәхси эшмәкәр, 3 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән.
Авыл халкының күпчелеге терлек асрау белән шөгыльләнә. Авылда туып-үскән, бүгенге көндә Ульяновск шәһәрендә яшәүче Радик Хисаметдинов исә кооператив төзергә һәм сөт эшкәртү цехы ачарга планлаштыра. Бүгенге көндә ул элеккеге райпо кибете бинасын сатып алган һәм аны төзекләндерү эше белән мәшгуль (рәсемдә).
Моннан тыш, авылда ике кибет көндәлек товарлар белән халыкны тәэмин итә. Шәхси эшмәкәрләр Зөлфирә Гайнетдинова һәм Марат Алиев автолавкалар белән аз санлы торак пунктларга сатуга чыгалар.
Шәхси эшмәкәр Илдар Хафизов, Фәнис Мистяков һәм үзмәшгуль буларак теркәлгән Иршат Кәримов сөт җыялар.
–Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бүгенге көндә 719 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 329ы сыерлар. Соңгы елларда баш саны кимү күзәтелми, -ди авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов.
Пленар өлештән соң семинар эшендә катнашучылар авыл клубында борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Авыл җирлекләре арасында 14 юнәлеш буенча рейтинг күрсәткечләре билгеләнде. Бүгенге көндә нәтиҗәләр буенча беренче өчлектә Шланга, Яңа Ишле һәм Кече Чынлы авыллары.
Район башлыгы Марат Гафаров ел ахырында рейтинг нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре бүләкләнәчәк, дип белдерде.
Нәтиҗә ясап, Марат Гафаров һәр авыл җирлегендә актив кешеләр барлыгын әйтте. Аларны күрә белергә, ярдәм итәргә кирәклегенә басым ясады.
–Безнең бурыч – авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү. Бүгенге көндә моның өчен барлык мөмкинлекләр бар,- диде ул.
Республика хөкүмәтеннән ярдәм нигезендә күп төрле программалар эшли. Бары тик файдаланырга, эш башларга теләүчеләргә юл күрсәтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев