Терекөмешле градусник ватылган очракта нишләргә: киңәшләр
Әгәр дә градусник, яисә башка терекөмешле прибор ватылса, түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк:
- Һава керсен һәм бинадагы температура кимесен өчен тәрәзәләрне ачыгыз (фатирда җылырак булган саен, металлның парлануы активрак бара).
- Прибор ватылган бүлмәгә кешеләр һәм хайваннар керүне чикләргә.
- Кулга резин перчаткалар киеп, йөзне марля бәйләвече белән каплап, җиңелчә генә суда юешләнгән гәҗит белән терекөмешне җыеп алыгыз, иң вак шарларны лейкопластырь ярдәмендә җыярга мөмкин.
- Җыелган терекөмешне сулы савытка салыгыз һәм тыгыз итеп ябыгыз. Су терекөмеш парланмасын өчен кирәк. Савытны чүп савытына, унитазга ташламагыз һәм урамда да түкмәгез!
- Терекөмеш түгелгән урынны щетка яисә пульверизатор ярдәмендә, концентрацияле марганцовка эретмәсе белән эшкәртегез! Якынча бер сәгатькә калдырыгыз, ә аннары сабынлы-содалы эремә (40 г. хуҗалык сабыны һәм 50 г. азык содасын бер литр суда эретергә) ярдәмендә юыгыз!
- Бер тәүлек эчендә бүлмәгә кермәскә тырышыгыз. Аннары исә идәнне су белән юарга була.
- Терекөмешне җыйганнан соң, авызны көчле үк булмаган марганцовка эретмәсе белән чайкагыз, 2-3 таблетка активлаштырылган күмер кабул итегез - бу организмга токсиннарның йогынтысын киметәчәк.
Демеркуризация (терекөмешле пычратуларны бетерү һәм терекөмешле калдыкларны утильләштерү буенча чаралар) үткәрү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә (ЕДДС) мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев