Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Чүпрәле районында булды

Министр комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән аралашты, аларның кәефләре, хезмәт хакы белән кызыксынды.

 

Эш сәфәре барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын район башлыгы Марат Гафаров каршы алды һәм озатып йөрде. Килүгә Марат Җәббаров «Цильна» җәмгыяте комбайнчылары белән очрашты һәм 20 мең центнердан артык ашлык суктырган комбайнчы Рафыйк Шәйдулловка акчалата премия тапшырды. Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән аралашты, аларның кәефләре, хезмәт хакы белән кызыксынды. Районның иң яхшы хуҗалыгында эшләрнең торышына уңай бәя бирде. Шул ук кырда министр игътибарына район предприятиеләрендә, КфХларында, җитештерелгән, үстерелгән продукциядән күргәзмә әзерләнгән иде. Ул бал җитештерүче  Марат Исхаковтан, “Дуван бакчалары” җитәкчесе Альфред Хәйруллиннан, “Исток” хуҗасы Айрат Усмановтан, бәрәңге үстерүче Хәйретдиновтан продукцияләрен кайда ничек, нинди бәягә сатулары белән кызыксынды.  Күргәзмә белән танышып чыкканнан соң, министр хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, КФХ хуҗалары һәм инвесторлар белән сөйләште.

Очрашу барышында район башлыгы Марат Гафаров урып-җыю, көзге культуралар чәчүнең һәм терлекчелек алып баруның барышы турында кыскача сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен 30 мең гектарда алып барырга кирәк, эшләр 35% мәйданда тәмамланган. Басуларда хәзер 62 комбайн эшли, гектардан уртача 40 центнердан артык уңыш җыела.

Марат Җәббаров  республикада кыр эшләренең барышы, ашлык бәяләре турында мәгълүмат бирде. Ул ассызыклаганча, районның потенциалы зур. Рейтинг буенча Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы тармагында үз позицияләрен ныгыткан һәм тулаем республика буенча 19 нчы урында тора (узган ел -23).

- Рейтинг уртача хезмәт хакын, авыл хуҗалыгының барлык тармакларындагы эш күрсәткечләрен, программалар катнашуны, грантлар отуны исәпкә алып төзелә, - дип ассызыклады министр. Ул хәтта зур булмаган җир участогын да чәчмичә калдырмаска киңәш итте. - Җир файдага эшләргә тиеш.

Очрашу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре министрга дәүләт ярдәме һәм субсидияләр алу хакында үз сорауларын бирделәр.

Марат Җәббаров Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы тармагы белән танышуын «Рассвет-Агро» агрофирмасында дәвам итте, «Исток» май-сыр җитештерү цехында булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев