Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Раиль Гатауллин: “Юл хәрәкәте иминлеге үзебездән тора”

Бу мөһим

Район юлларындагы иминлек торышы, куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында  Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җитәкчесе Раиль Гатауллин белән әңгәмә

Бу тормышта күп вазифалар өстенә без әле җәяү йөрүче, яисә шофер ролен дә башкарабыз. Белә торып юл йөрү кагыйдәләренә “бармак аша” караучылар да бар.  Ә иң аянычлысы– шушы ваемсызлык аркасында кеше гомере өзелә.

–Раиль Равилович, ел саен закон таләпләре катгыйлана. Әмма, шуңа да карамастан, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар саны кимеми, һәлакәтләр саны да шактый теркәлә. Бу уңайдан 2021 ел нәтиҗәләре буенча районыбыз юлларындагы вәзгыять турында сөйләп китсәгез иде.

– Кызганычка каршы, үткән ел район территориясендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар санының артуы күзәтелде.

2021 елда районда җиде юл-транспорт һәлакате теркәлде, аларда 6 кеше һәлак булды  һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 2020 ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны өчкә кимрәк булды, әмма анда вафат булучылар саны бергә артты. Юлларда һәлак булучыларның  дүртесе –Чувашия Республикасында, берсе – Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр һәм берсе – Чүпрәледән.

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре булып, беренчедән һава шартларына карап, хәрәкәт итүдә тизлек режимын дөрес сайламау тора. Мисал өчен, 2021 елның август аенда  Шомыршы–Бичурга Баеш юлының 11945 нче чакырымында  Мицубисси Лансер автомобиле шоферы тиешле тизлек белән идарә итмәү сәбәпле,  машинасы белән әйләнеп каплана  һәм алган җәрәхәтләрдән, медицина хезмәткәре килгәнче, вафат була.

Икенчедән, җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагый-дәләрен төгәл үтәмәү. Үткән ел  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 216 җәяүлегә беркетмәләр төзелде.  Кызганычка каршы, ике җәяүлене   дә югалттык. Ике очракта да җәяүлеләр  тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә урнашкан юлның яктыртылмаган участокларында, яктылыкны кире кайтаручы элементлардан башка, шул ук вакытта  исерек хәлдә хәрәкәт итәләр. Моңа мисал итеп, 2021 елның май аенда Шомыршы-Бичурга Баеш автомобиль юлының 7 нче чакырымында теркәлгән фаҗигане китерергә була. Җиңел автомобиль белән идарә итүче райондашыбыз шушы юлдан тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткән вакытта  киемендә яктырткыч элементлары булмаган  җәяүле хатын-кызны таптата. Хатын-кыз шунда ук вафат була һәм өстәвенә исерткеч эчемлекләр кулланганлыгы да ачыклана.

Өченче сәбәп – исерек  хәлдә автотранспорт белән идарә итү. Бу– юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң тупас бозуларның берсе.

2021 елда 68 административ материал– исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә,  тугызы  – исерек хәлдә кабат автотранспорт белән идарә иткәннәргә төзелде, соңгылары буенча 9 җинаять эше кузгатылып, материаллар судка җибәрелде.

Әйтик, элек тә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен тоткарланган булуына карамастан, 1983 елгы ир-ат янә эчкән килеш транспорт чарасын урлап кача. Аңа карата  җинаять эше кузгатылды, һәм суд аны ирегеннән мәхрүм итте. Моңа охшаш мисалларны тагын китерергә була: 2021 елның июлендә Иске Чүпрәле–Татар Шатрашаны–Городище автомобиль юлының 8 нче чакырымында, 1966 елда туган ир-ат  исерек хәлдә, мотоблок белән идарә итеп, коймага килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, шактый гына тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла.  Шулай ук, тагын бер  юл һәлакәте август аенда теркәлде. 1979 елгы Лада-Калина автомобилен  йөртүче Иске Чүпрәле–Татар Шатрашаны автомобиль юлында янга төшеп китә. Һәлакәт нәтиҗәсендә үзенә һәм аның янәшәсендә утырган 1988 елгы пассажирның сәламәтлегенә зыян килә. Машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.

Кече Чынлы–Иске Шәйморза автомобиль юлындагы һәлакәттә исә, күрше районнан эшкә килгән ир-ат һәм хатын-кызның гомере өзелде. Бу очракта да автомобиль йөртүче руль артына исерек хәлдә утыра. Монда кешеләрнең бер-берсенә карата булган битарафлыгын әйтеп үтәсе килә. Бергә эчүче туганы, дуслары аны руль артына утырудан тыймый, ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә хәбәр итмиләр. 

–Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата нинди чаралар кулланыла?

–Бу уңайдан ел дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан максатчан эш алып барыла. Күпчелеге аларның – рейдлар. Шулай ук, тизлекне саклау режимын котрольдә тоту буенча, видеокүзәтүләр урнаштырылган. 2021 елда район юлларында шундый ике яңа җиһаз урнаштырылды, быел исә тагын ике җирдә яңа видеокүзәтүләр булачак.

Район халкына һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп,  исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүче яки юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларга тап булганда  эчке эшләр бүлегенең  20-20-45 яки 20.31.02 телефоннарына   хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Без хәзер «Исерек шофер Чүпрәле» («Нетрезвый водитель Дрожжаное»)   телеграмм каналын да булдырдык. Анда тәртип бозучылар турында хәбәрләр, видеолар куела, мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Райондашларыбызның әлеге каналга язылуларын сорыйм.

–Еш кына “Балаларның юл-транспорт травматизмы – хәзерге замандагы илне автомобильләштерү бәласе”,  диләр. Балалар һәм үсмерләр катнашындагы юл транспорт һәлакәте дә еллар дәвамында барган төп проблемаларның берсе...

–Кызганыч, соңгы өч елда балалар катнашындагы юл-транспот һәлакәте безнең районда да күзәтелә. 2021 ел нәтиҗәләре буенча район территориясендә балигъ булмаган пассажир катнашында бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда бер бала тән җәрәхәтләре алып, медицина учреждениесенә озатылды.  2020 елда юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер бала вафат булды. 2019 елда да 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән иде, аларда бер бала һәлак булды, өчәү яраланды. Статистика күрсәткәнчә,  һәлак булган һәм зыян күргән балаларның барысы да  – пассажирлар.

Пассажир балаларның иминлеген тиешенчә тәэмин итмәүдә күбесенчә әти-әниләр гаепле, балалар машинада махсус җайланмалардан башка йөртелә, куркынычсызлык каешлары эләктерелми. Статистика буенча, һәр өченче юл-транспорт һәлакәте дә җәяүле бала катнашында теркәлә. Җәяүле бала юлда бары тик өлкәннәр контролендә булырга тиеш. Әти-әниләр балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү, киемнәрдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану кирәклеген онытмасыннар иде. Бу хакта, белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында һәрдаим сөйләргә, өйрәтергә кирәк.

Баланы махсус утыргычсыз йөрткән өчен 3 мең сум күләмендә штраф каралган. 2022 елның 1 мартыннан яңа проект кабул ителгән очракта,  штраф күләме 5 мең сум булачак.

–Агымдагы елда эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре алдында нинди бурычлар куела?

– «Юл хәрәкәте иминлеге»  федераль проектының “Сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектны тормышка ашыру кысаларында  агымдагы елның  өстенлекле юнәлешләре булып исерек килеш автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау,  юлларда җәяүлеләр өчен инженерлык чараларын:  махсус киртәләр, кичү юллары, ясалма тигезсезлекләр урнаштыру һ.б. гамәлгә ашыру, автомобиль юлларының торышын контрольдә тоту,  куркынычсызлык каешларын куллануны тикшерү (бу юнәлеш аеруча игътибарны таләп итә. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында нәкъ менә иминлек каешының эләктерелмәгән булуы имгәнүгә, күп очракта үлемгә китерә) һәм билгеле, теге яки бу кагыйдәне бозу нәтиҗәсендә билгеләнгән җәза өчен җавап тотуны тәэмин итү, ягъни, бурычлылар буенча  Федераль суд приставлары хезмәте белән берлектә тиешле чаралар комплексын эшләү тора.

Тик ни генә эшләсәк тә, әллә нинди контроль чаралары булдырылса да, райондашларыбызга юллардагы иминлек өчен юлда йөрүче үзе җаваплы икәнлеге турында тагын бер кат искәртәсем килә.

Барлык кагыйдәләрне төгәл үтәп, юлларда бер-беребезгә игътибарлы һәм итагатьле булып хәрәкәтләнсәк иде!

–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

 

КАГЫЙДӘ

Спиртлы эчемлек кулланып транспорт чарасын идарә иткән кешегә Административ хокук бозулар кодексының 12.8нче маддәсе нигезендә 30 мең сум  күләмендә штраф салына, транспорт чарасын идарә итү таныклыгы 1,5 елдан 2 елга кадәрле вакытка алына.

Административ җәза вакытын узып, таныклыгын кире алганнан соң, кеше бер ел эчендә тагын руль артында исерек килеш эләксә, ул законны кабаттан бозучы булып исәпләнә. Монысында инде штраф – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Таныклык 1,5 елдан 3 елга кадәр вакытка алына, 2 елга кадәр ирегеннән  мәхрүм итү дә яный.

Әгәр транспорт чарасы хуҗасы рульне исерек кешегә тапшырса, штраф транспорт хуҗасына да һәм руль артына исерек утырган кешегә дә салына. Транспорт чарасын спиртлы эчемлек кулланып идарә иткән кеше җәяүлене бәрдерсә һәм аның сәламәтлегенә зыян китерсә, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

СҮЗ

 Табиблар әйтүенә караганда, спирт аз гына микъдарда да организмны сүлпәнләндерә, ә юл хәрәкәтендә аек килеш тә нык игътибарлы булу кирәк.

САН

2021 елда районда җиде юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл фаҗигасендә  6 кеше һәлак булган  һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

2021 елда транспортны идарә иткәндә исерек булган хәлдә 68 кеше тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев