Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин белән әңгәмә
–Радик Харисович, язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына кемнәр чакырылачак?
–Беренче чиратта, югары уку йортын тәмамлаган һәм һөнәри белем алган егетләрне чакырачакбыз. Шулай ук, 20 яшьтән 27 яшькә кадәр теге яки бу сәбәпләр аркасында хәрби хезмәт узмаган, белгечлекләре булмаган егетләр дә комиссиягә чакыру алачак. Ә 18 яшьләре тулып, урта мәктәпне тәмамлаган егетләргә югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге, ягъни кичектерү бирелә. Әлбәттә, 18 яше тулып, кешедә армиягә китү теләге бар икән, каршы килмәячәкбез. Гомумән, 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-егетләр «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон нигезендә Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш.
–Хәрби хезмәткә чакырылучыларның теләге исәпкә алынамы? Әйтик, ул һава-десант гаскәрләрләрендә хезмәт итәргә тели. Бу очракта, сайлау хокукы биреләме?
–Әлбәттә, армиягә чакырылучыларның теләге исәпкә алына, бары тик ул теләкне район хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында хәбәр итәргә кирәк. Әмма, шунысы да бар - һәрбер гаскәрнең хәрбиләргә карата үз таләпләре. Хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеге, эшлекле сыйфатлары, тотрыклылыгы һәм башка сыйфатларын алар үзләренчә бәяли. Әгәр хәрби хезмәткә чакырылучы барлык параметрлар буенча үзе теләгән гаскәргә туры килә икән, рәхим итсен. Сайлау хокукы һәрвакыт бар.
–Дөресен әйтергә кирәк, хәзер әти-әниләр баласын хәрби хезмәткә җибәрү өчен бик атлыгып тормый. Әти-әниләрнең улларына карата булган гиперопекасы турында ни әйтер идегез?
–Узган елларны һәм бүгенге көнне анализлаганда, әти-әниләрнең балаларына карата гиперопекасының берничә тапкырга артуы сизелә. Әмма, бу бит бер дә яхшыга илтми. Мин үзем, мәсәлән, гади эшчеләр гаиләсендә үстем. Башлап тиешле хәрби хезмәтне уздым, аннан тормышым шушы һөнәр белән бәйләнеп китте. Диңгез пехотасы офицерымын, өч ел Африкада хезмәт итәргә туры килде. Ир-ат хәрби хезмәт үтәргә тиеш дип саныйм. Бу рухны ныгыта, мөстәкыйльлекне үстерә. Армия барлык кыенлыкларны җиңәргә өйрәтә. Өстәвенә, хәзер армия хезмәтендә булмаган егет эшкә урнашканда кыенлыклар белән очраша, бу турыда законда да әйтелгән. Армиядә хезмәт итү егетләргә зур файда гына китерә. Яңа мөмкинлекләр ачыла, дуслар барлыкка килә, ә хәрби хезмәттәге дуслык–ул мәңгелек.
– Хәрби хезмәт срогы – бер ел. Әмма шуны да үтәсе килмәгәннәр бар. Андыйларга, ягъни армиядә хезмәт итүдән качып йөрүчеләргә нинди җәза каралган?
– Повестка алганнан соң, ир-егет хәрби комиссариатка килми икән, ул инде РФ Законын бозучы булып исәпләнә. Хәрби хезмәттән качып йөрү–РФ Җинаять кодексының 328 маддәсендә каралган җинаять. Аның өчен зур күләмдәге штрафлар, мәҗбүри эшләр, иректән мәхрүм итү кебек җәзалар карала.
–27 яшькә кадәр чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтмәгән кешегә нәрсә яный?
–27 яшь – ул хәрби хезмәткә чакыру тәмамлану вакыты. Шуңа күрә 27 яшькә кадәр хәрби комиссариатка килмичә йөргән һәм аннан соң хәрби билет артыннан килгән кешенең мәсьәләсе чакырылыш комиссиясе утырышына чыгарыла. Әгәр гражданин законлы нигезләре булмый торып хәрби хезмәтне үтәмәсә, аңа хәрби билет урынына халыкта «бүре билеты» дип аталучы белешмә (справка) бирелә. Бу белешмә хәрби билетны алмаштырмый. Аның белән эшкә урнашканда да, тормышта да билгеле бер кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәк.
— Хәрбиләргә армиядә нинди дә булса проблемалар белән очрашканда нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә, кая шалтыратырга?
–Хәрби хезмәткә озатылганда, егетләрнең кулларына хәрби билетлар тапшырыла. Хәрби билет эченә район хәрби комиссариатыннан башлап, РФ Хәрби прокуратурасы телефоннарына кадәр күрсәтелгән белешмә куела. Хәзер барлык солдатларның да кәрәзле телефоннары бар. Шуңа да бу уңайдан бернинди проблема туарга да тиеш түгел. Барлык телефоннар да тәүлек дәвамында эшли.
–Әйтик, хәрби бу номерларга шалтыратмый, ә әти-әнисенә генә кыенлыклар турында зарлана, ди…
–Бу очракта, әти-әниләргә шунда ук хәрби комиссариатка килергә киңәш итәм. Без часть командованиесенә мөрәҗәгать итәчәкбез һәм туган проблеманы бергәләшеп караячакбыз.
– Безнең егетләр кайда хезмәт итәчәк?
– Бүгенге көндә Чүпрәле егетләре илебезнең барлык почмакларында да диярлек хәрби хезмәт үтәләр. Чүпрәлеләрнең, шулай ук, Мәскәү өлкәсендә, Ногинск шәһәрендә шефлык часте бар. Бүгенге көндә анда Чүпрәледән 16 егет хәрби хезмәт срогын уза. Ел саен без үзебез дә, район җитәкчелеге белән берлектә, әлеге частьтә булып кайтырга тырышабыз. Әмма бу анда ниндидер ташламалар бар дигән сүз түгел, егетләр хәрби хезмәтне барлык гаскәрләрдәге кебек үк башкаралар.
–Югары белемле хәрби хезмәткә чакырылучыларга нинди дә булса өстенлекләр бармы?
–Элек алар бер елга азрак хезмәт итә иде. Хәзер инде хезмәт итү срогы бөтенесе өчен бер генә ел. Әмма һәр командованиегә акыллы, белемле кешеләр, белгечләр кирәк. Әлбәттә, өстенлекләр бар. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм югары яки урта һөнәри белемгә ия булган һәр призывник, үз теләге белән, ике елга контракт буенча хезмәт итүне сайлый ала. Шулай ук, тиешле хезмәтне үтәгән егетләр аны контракт рәвешендә дәвам итә ала. Контракт буенча хәрби хезмәт итүчеләргә саллы гына социаль пакет тәкъдим ителә. Ул торак белән тәэмин итү, медицина хезмәтләренә, белем алуга ташламалар, һ.б.
Шулай ук, хәрби хезмәткә алынучыларга өстенлекләр гаилә хәле белән бәйле рәвештә карала. Гаиләле, баласы булган призывникларның өйләренә якынрак гаскәрләрдә хезмәт итүен тәэмин итәргә тырышабыз.
– Радик Харисович, чын ир-ат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
–Ир-ат йорт салып, агач утыртып, бала үстереп кенә калырга тиеш түгел. Ул аларның сакчысы да булырга тиеш. Элек-электән ир-егет сакчы булып саналган. Ир-егет бар яктан да үрнәк: физик яктан нык булырга, спорт белән шөгыльләнергә, моннан тыш, авырлыклардан курыкмаска һәм үз гамәлләре өчен җавап тотарга, мөһим карарлар кабул итә белергә, ихтыяр көченә ия булырга тиеш. Әлбәттә, белем, тәрбия сыйфатлары да мөһим.
– Хәрби хезмәткә чакырылучыларга теләкләрегез?
–Хәрби хезмәткә чакырылучылар батыр, зирәк булсыннар, Ватан алдындагы хезмәтләрен намус белән үтәсеннәр. Туганнарын, якыннарын онытмасыннар, аларга шалтыратып торсыннар. Ә иң мөһиме –әти-әниләренең горурлыгы булсыннар!
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Нет комментариев