Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Марат Гафаров чүпрәлеләрне Халыклар бердәмлеге көне белән котлый 

Котлау Инстаграм челтәрендә урнаштырылган.

Халыклар бердәмлеге көне-ул Россия халкының тирән тарихи тамырларын символлаштыручы бәйрәм. Бу вакыйга безнең халыкка тарихның иң мөһим дәресләреннән берсен үзләштерергә ярдәм итте: барлык гражданнарның тырышлыгын берләштереп кенә ирек һәм бәйсезлеген саклап калырга мөмкин. Бу көнне без үзебезне бөек үткәне, бүгенгесе һәм якты киләчәге булган, гаять зур мәдәни, икътисади һәм кеше потенциалына ия булган бердәм һәм көчле дәүләт гражданнары итеп аңлыйбыз. Һәм бүген күпмилләтле Россия халкының бердәмлеге, аның рухи бердәмлеге – илебезнең уңышлы үсеше һәм иминлегенең мөһим өлеше.

Безнең районда төрле  төрле милләт вәкилләре  яши. Без барыбыз да төрле, әмма һәркем мәдәният, икътисад, иҗтимагый мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешебезне кертә, һәркем хөрмәткә һәм игътибарга лаек. 

Чүпрәле районында яшәүче халкыбызга чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!

Реклама

Бәйрәм белән! Бердәм булыйк!

Чүпрәле муниципаль  районы башлыгы Марат Гафаров. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев