Гөлназ Шәрәфетдиновага ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды
«Мәрхәмәт» берләшмәсенең проекты Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан хатын-кызларының героик үткәне турындагы истәлекне саклауга юнәлтелгән.
Дәүләт Советында “Мәрхәмәт” депутатлар берләшмәсе утырышында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабына йомгак ясалды. Депутатлар берләшмәсе утырышында шулай ук, «Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары» региональ проектын башлап җибәрү турындагы мәсьәлә һәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән ТР муниципаль берәмлекләре хатын-кызлар берләшмәләре арасында килешү проекты каралды.
Утырыш эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары, республика муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының хатын-кызлар берләшмәләре җитәкчеләре, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
«Мәрхәмәт» берләшмәсенең проекты Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан хатын-кызларының героик үткәне турындагы истәлекне саклауга юнәлтелгән. Икенче максат - хатын-кыз ветераннарга матди һәм социаль ярдәм күрсәтү, аларны кайгырту өчен тагын бер өстәмә мөмкинлек.
Утырыш ахырында "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" социаль-гуманитар проектының икенче этабында иң актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Кайбер муниципаль районнардагы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчеләренә ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт» депутатлар берләшмәсенең рәхмәт хатлары тапшырылды.
Алар арасында Чүпрәледән Гөлназ Шәрәфетдинова да бар иде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев