Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә май-сыр заводы эшли башлады

Завод эшләп чыгара торган продукция ассортименты төрле. Монда гади йогурттан алып, каты сырларга кадәр эшләнәчәк.

 Бизнес-план, проектны гамәлгә куючы “Исток” ширкәте. Ширкәтнең хуҗалары – Айрат Усманов белән Фәркать Шиһапов.

Егетләр район үзәгендә май-сыр заводы ачу башлангычы белән 1,5 ел элек чыкканнар иде. Алар башлап ташландык бер урында җир бүлеп алдылар, заводның нигезен кордылар. Әкренләп Татарстан буенча эшмәкәрләргә ярдәм итүче программаларга кереп, төзелешен башладылар. Ел башында исә алар барлык кирәк булган җиһазларны кайтартып, урнаштыру эшләрен башкарган иделәр, һәм менә завод беренче продукциясен чыгара да башлады.

Айрат Усманов моңа кадәр дә районда сөт җыючы, аны туплап, суытып тапшыручы эшмәкәр булырык танылса да, сөттән продукция ясап сатуга чыгару – аның өчен дә яңа башланган хезмәт булып тора. Һәм планнарның тормышка ашачагына, барысы да яхшы булачагына да ышана ул.

Завод эшләп чыгара торган продукция ассортименты төрле. Монда гади йогурттан алып, каты сырларга кадәр эшләнәчәк. Ә бүгенгә беренче сөт машиналарын кабул итеп 72,5 процент майлылыктагы ак май ясап карадык. Сыйфаты без теләгәнчә, бик әйбәт килеп чыкты, ди Айрат Усманов.

Бер тонна 72,5 процент майлылыктагы  май ясау өчен 22 тонна сөт  кирәк. Ширкәт эшкәртеләчәк продукцияне халыктан да җыя, товарлыклы-сөтчелек фермаларыннан да китертергә исәпләре, бу уңайдан андый фермалары булган җитәкчеләр белән сөйләшүләр алып баралар. Халыктан җыела торган сөтнең бер литрына 24 сум исәбеннән түлиләр.

Заводның үз лабораториясе, әзер продукцияне саклар өчен суыткычлары бар. Әлегә анда 10 кеше эшли. Тулаем егәрлегенә чыкканда 45 кешегә эш урыны булачак.

Белешмә

Элек елларда район күләмендә май-сыр заводлары 5әү – Иске Чүпрәле, Уби, Мунчәли, Зур Аксу, Шәйморза авылларында эшләп торган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев