Чүпрәледә чәчеләсе мәйданның 2158 гектарында эш башкарылган
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чәчеләсе мәйданның 2158 гектарында эш башкарылган

Яңа техника һәм уңган механизаторлар

Районның чәчүлек мәйданнарының 00 проценты агрофирмага туры килә. Элек  Дементьев исемен йөрткән агрофирма барлык тармаклар буенча да артка тәгәрәгәч, аны икенче агрофирмага филиал итеп куштылар. Моңа әлләни күп вакыт үтмәде. Зур агрофирманың филиалы булып алгач, бу якларда эшләр ничек икән дип, без Уби якларын урап кайттык.

Кырчылык белгече Фәнил Хәйбуллов белән чит ил техникасы буенча махсус белемле инженер Иршат Исхаковны да шушы рейдыбыз вакытында, басуда очраттык. Камил Камалов идарә итә торган куәтле “Нью – Холланд” маркалы тракторга тагылган “FEAT” чәчү комплексына чәчүлек орлыклар салып тора иде.

Егетләрдән эш барышы турында сорашабыз. Күңелләренең күтәренке булуына караганда, хезмәт җайлы кебек.

- Безнең зона туфрагын үз иткән арпаның элиталы “Тимерхан” сортлысын чәчәбез. Узган елда да һәр гектардан уртача 40 центнерга якын ашлык суктырып алган идек. Уби кырлары уңдырышлы бит ул. Менә туфрагы нинди,- дип, бөгелеп бер уч туфрак алып безгә сузды Фәнил Хәйбуллов.

Чыннан да кәсле, кара туфрак... Чәчү алдыннан бик яхшы эшкәрткәннәр. Ашламаны да бер гектарга 70 килограмм исәбеннән кертәләр. Чәчү комплексының да җитештерүчән эшләве турында әйтте баш инженер Иршат Исхаков. Бер тәүлектә 160 гектарга кадәр чәчү үткәрәләр икән. Көндезге сменада Камил Камалов, төнгесендә Фәнис Хәйруллин басуларны иңли, ди.

Белешмә

“Цильна” җәмгыяте быел 1 миллион 237 мең сумлык “СЗП- 3,6” маркалы өч чәчкечле агрегат һәм 1 миллион 380 мең сумлык “СГБ- 21” маркалы гидрофикацияләнгән тагылма агрегат алган. “Низамов” КФХы да быел 1 миллионга якын суммага алынган “Агромастер” чәчү комплексы белән чәчә. Шушы комплексны тагу өчен узган ел 3 миллион сумга куәтле “К 424” тракторы алган булганнар. Агрофирма соңгы вакытта гына һәркайсының бәясе 1 миллион 200 мең сумлык, киңлеге 22 метр колачлы өч тырмалау агрегаты алган. “FEAT” маркалы чәчү комплексын да быел гына кайтарганнар. 7 миллион 300 мең сумлык комплекс та бер узуда ун метрга якын киңлектә чәчү үткәрә.

 Механизаторлар династиясе

Чуваш Бизнәсендәге Пустыниннар – алдынгы механизаторлар нәселе. Аларның әтиләре Николай элеккеге Горький исемендәге колхозда иң алдынгы механизаторларның берсе иде. Район күләмендә уздырылган сукачылар конкурсында һәрчак призлы урыннар яулап килде. “Алма агачыннан ерак төшми”, дигәндәй инде менә өч улы да әтисенең эшен уңганнар буларак дәвам иттерә.

Без өч бертуган шушы агрофирмада эшлибез. Төпчек энебез Виталий “МТЗ – 1221” маркалы тракторны идарә итә. Хезмәт хакын биреп киләләр,- ди Петр Пустынин.

Бу көннәрдә исә ул  “Нью – Холланд” тракторына  туфрак эшкәртү агрегатын тагып, җирне чәчү өчен әзерли. Норма буенча 70 гектар урынына 80 гектар һәм аннан да артыграк мәйданда культивация ясый. Бертуган энесе Сергей аны икенче сменада алыштыра.

Рәсемдә: (сулдан – уңга) агрофирма агрономы Фәнил Хәйбуллов, баш инженер Иршат Исхаков һәм “Нью – Холланд” тракторын йөртүче Камил Камалов. Тырмалауда көнлек норманы һәрчак арттырп үтәүче механизатор Петр Пустынин. Автор фотолары.  

Районыбыз механизаторлары 8,1 мең гектарда чәчеп калдырылган уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру эшен иң оптималь агротехник срокларда төгәлләделәр. 5,5 мең гектардагы күпьеллык үлән басуларына да өстәмә сый бирү төгәлләнү алдында. 32,5 мең гектардагы сөрү җирләрендә тырмалау үткәрелде. Соңгы вакытта бөтен көч бөртекле культуралар чәчүгә юнәлтелгән. Быелның язында республика буенча 17 миллион 420 мең гектар басу мәйданы чәчелергә тиеш. Соңгы мәгълүматларга караганда, район буенча 44,7 мең гектар чәчелергә тиешле басуларның бүгенге көнгә 2158 гектарында орлыклар җир куенына күмдерелде. Аның 1750 гектарын арпа һәм 80 гектарын солы тәшкил итә.

           


Нет комментариев