Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды

Бу - егетләрне көзге чакырылышта өченче озату.

Бүген, 18 ноябрьдә, Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле егетләрен РФ Кораллы Көчләренә чираттагы озату булды. 
Булачак Ватанны саклаучылар исемлеген Чуваш Шәйморзасы авылыннан Сергей Иванов һәм Матак авылыннан Данил Спиридонов тулыландырды.
Традиция буенча егетләрне  тантаналы рәвештә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук әти-әниләр, туганнары һәм якыннары озатты.
Айрат Җәлалов армиядә егетләр өчен хезмәт итүнең мөһимлеген билгеләп үтте,  сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Аларга Чүпрәле районының лаеклы уллары булыгыз,диде. Егетләргә юл сәдакасы тапшырды. 
Исегезгә төшерәбез, бу егетләрне көзге чакырылышта өченче озату. Барлыгы 52 Чүпрәле хезмәткә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев