Барис Гафуров: Алтын бөртекләп җыелган кебек, безнең уңышлар — еллар буе тырышып эшләү нәтиҗәсе
Утыз ел буе зур бер хуҗалыкны җитәкләүче Барис Гафуров алдан күрә белүе, эшсөярлеге, тынгысызлыгы, зирәк җитәкче булуы белән аерылып тора. Җиңү көнендә үзенең күркәм юбилее — 65 яшен билгеләгән җитәкче белән “Цильна”ның уңышлары, тормышның асылы турында сөйләштек.
— Барис Аппаувич, Сез 30 ел бер хуҗалыкны җитәклисез. Бик күп башкарылган эшләр арасында үзегезне иң нык сөендергәне кайсы, әйтә аласызмы?
— Миңа калса, эшләнгән эшләрнең берсе дә җиңел генә бирелми, һәркайсы вакыт, акча, көч таләп итә, шуңа күрә аларның барысы да истә кала. Әйе, 34 ел элек Кече Чынлы авылына килгән идем. Йөрәктә дәрт, беләктә көч, башта акыл булганда тормыш, вазифа баскычларыннан әкренләп югары күтәрелдек – “Цильна” хуҗалыгын җитәкләүгә алындым. Ул вакытта әле чагыштырмача яшь булуыма карамастан күңелемдә бер теләк – ничек тә булса авылны туздырмау, аны яшәтү максаты иде. Чөнки үземнең туган авылымда, булдыксыз җитәкчеләр аркасында, урамы белән өйләрен сүтеп китүчеләр күз алдымда бик күп еллар торды.
4 декабрьдә мине җитәкче итеп сайладылар, 5 декабрьдә исә авыл картлары балалар бакчасын сүтеп аның урынына мәчет төзү мөрәҗәгате белән килделәр. Киңәшләшкәннән соң мәчетне яңа җирдә төзеп куйдык, балалар бакчасын да саклап калдык. Авылны яшәтәм, дисәң аның юлы да кирәк. Юлсызлык, авылны икегә бүлеп аккан елганы кичү өчен күперләрнең булмавы – зур проблема иде. Анысын да чиштек – ысулларын, кешеләрен табып колхоз хисабыннан юлын да, күперен дә ясаттык. Безнең якларның тагын бер “каргалган” ягы – ул сусызлык. 30-40 метр тирәнлектәге коелардан су сосарга мәҗбүр иде авыл кешеләре. Артезиан коесы казыттык та – торбалар сузып өйләргә су китердек. 1996 елда салынган торбаларны әле үткән ел гына, үзәкләштерелгән су килгәч, сүтеп аттылар.
Еллар кырыс иде. Җитәкчеләрнең дә “бу эшләргә акча түккәнче, сыер, дуңгыз абзары төзе син!” дигәннәре, хәтта аяк чалучылары да булды. Эш барышында аларын да төзедек анысы. Ә авылны мәчетле, юллы, күперле, сулы итү – болар барысы да изге эшләр. Шушы изгелек кылудан эшемне башлаганга калган хезмәт юлым да уңышлы булды, күрәсең. Дөрес, боларны сөйләве генә ансат, шушы үтә дә катлаулы, авыр тармакны тәртипкә салганчы, уңышларга ирешелгәнче күпме кичерергә туры килгәнен, күпме көч сарыф ителгәнен шул эшләрне башкарган кешеләр генә белә.
Ә иң сөендергәне – төрле кризисларга, авыл хуҗалыгы товарларына бәяләрнең чагыштырмача түбән булуына һәм һәрдаим уйнап торуына карамастан, хуҗалыгыбыз икътисадының тотрыклы булуы, аягында нык басып торуы. Авылыбызның, дөрестән дә, сакланып калуы, үсүе.
— Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен сезнең хуҗалык елның-елында район, Татарстан Хөкүмәте Дипломнары, бүләкләре белән бүләкләнә. Бу бит инде район өчен дә зур казаныш...
— Әйе, Чүпрәлебез безнең — авыл хуҗалыгы районы. Ә “Цильна” – авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүгә корылган, районның зур бер җәмгыяте. Авыл хуҗалыгы булгач, үсемлекчелеге дә, терлекчелеге дә булырга тиеш дип саныйм. Шуңа да без елдан-ел мал санын арттырабыз, токымчылыкны яхшырту өстендә эшлибез, җитештерү ел саен 6-7 процентка арта. Ел саен хуҗалык 5 мең тонна ашлык, 1.5-2 мең тонна орлык, 35-40 мең тонна шикәр чөгендере, 6664 тонна сөт, 341 тонна ит сата. 2700 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуның 900 башы сыерлар. Мин һәрвакыт кабатлыйм: сөт ул — көн саен керә торган “тере акча”, аның литрын хәзер 20-22 сум белән сатып алалар.
Керем бар икән, хезмәт хакы да югары. Авыл хуҗалыгында җиңел эшләнә торган эш юк, шуңа күрә, эшчеләргә хезмәт хакын арттыру чарасын да күрәбез – уртача хезмәт хакы бездә бүгенге көндә 30 мең сумны тәшкил итә. “Цильна”да эшләү — дәрәҗәле булырга тиеш, чөнки бу кешеләр безнең табыннарны икмәкле, итле, сөтле итүчеләр. Хуҗалыкның алга китешендә, әлбәттә, район җитәкчелегенең дә соңгы елларда ярдәме бар – аңлашып эшлибез. Хөкүмәт тарафыннан исә төрле субсидиялар бирелә, программалар гамәлдә. Ә банклар тарафыннан бирелә торган кредитлардан без соңгы елларда баш тарттык — чәчүне дә, урып-җыюны да үз көчебез белән башкарабыз. Әкренләп техника паркын яңартабыз, заманча техникалар сатып алабыз. 39 тракторның, мәсәлән, 17се җир эшкәртүгә көйләнгән, 51 берәмлек автомашинаның 17се – КамАЗ. “Мега Класс”, комбайннарын, “Нью-Холланд” тракторын, “Агромастер”, “Дискомастер” чәчү комплексларын соңгы биш ел эчендә сатып алдык. Товарлыклы-сөтчелек фермаларына “Юникал”, “Альфалайн” сөт саугыч һәм сөтүткәргеч җиһазларын урнаштырдык. Яңа техниканы күреп күңел шатлана, димәк, эшнең сыйфаты яхшыра, башкару вакыты кими, кешеләр өчен эш шартлары да тудырыла.
— Барис Аппаувич, узган ел корылык үзен нык сиздердеме? Һәм сезнең карашка быелгы яз ничегрәк?
— Елның коры килүе бик нык куркыта, әлбәттә. Тик шуңа карамастан да, яхшы уңыш җыеп алдык үткән ел. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача 44 центнер уңыш бирде. Ашлыкның тулаем җыемы 2017 елда алынганына карата азрак булды, тик шулай да сату бәяләренең күтәрелүе хисабына оттырышта калмадык. Шикәр чөгендеренең һәр гектарына туры килгән уңыш – 367 центнер булды. Боларның барысына да табигать капризларына каршы тора алучан югары сортлы орлыклар, барлык технологияләрне фән кушканча үтәү, бер гектар җиргә тәэсир итүчән 105 кг.минераль ашламалар кертү бәрабәренә ирешелде. Һәм, әлбәттә инде, игенчеләребез хезмәте! Алны-ялны белмичә, булсынга дип эшләүче игенчеләребез бар безнең. Аларга рәхмәтлемен.
Быелгы язга килгәндә исә, үзегез күреп торасыз, май ае керде – яңгырның тамчысын да күргән юк әлегә. Авыл хуҗалыгында хезмәт шундый инде ул – күп вакыт күкләр тарафыннан көйләнә. Без тырышабыз – ә табигать үз төзәтмәләрен кертә. Ә һәрвакыт яхшыга өметләнү – без, кешеләрнең, асылыдыр инде ул.
— Кече Чынлы авылының яшәешендә, көнкүрешендә “Цильна”ның ролен дә барлап үтик әле..
Авылда торак йортлар сафка баса, юллар төзекләндерелә,обелисклар, зиратлар тәртипкә китерелә, урамнар яктыртыла, мәктәп, балалар бакчасы ремонтлана икән, боларның һәрберсендә диярлек “Цильна”ның азмы-күпме өлеше бар. Кече Чынлы халкына мин үзем дә бик рәхмәтле. Бездә халык тормышыбызның матурлыгы үзебездән торуын яхшы аңлый һәм төрле эшләрдә, башлангычларда катнашудан баш тартмый, киресенчә, аларга актив кушыла. Яңа елда урамнарыбызның ничек балкыганын күп райондашлар күргәндер, дип уйлыйм. Кечкенә генә бер матурайту, урамнарга яңа ел алды ямен кертүдән башланып киткән эш иде, югыйсә. Ә халык ничек күтәреп алды!
— Сүз дә юк, Кече Чынлы — бүгенге көндә районда бик күп яктан алга киткән авылларның берсе. Сездә һәр ел саен Сабантуйлар үтә....
— Әйе, безнең авыл – көрәшчеләр авылы да. Халык яратып, көтеп ала торган Сабантуй бәйрәме үткәрү – безнең өчен ул инде традиция. Исеме дә “сабан туе” бит аның. Игенчеләребезне, терлекчеләребезне мәйдан түренә чакырып хөрмәтлибез, бүләкләр таратабыз. Иң яхшы көрәшчеләребезне, спортчыларыбызны барлыйбыз. Республика күләмендә танылган артистларны чакырабыз. Төрле яклардан бик күп кеше килә бездә үтә торган әлеге бәйрәмгә. Бу традиция онытылмас, дәвам итәр, дип уйлыйм.
— Әйе, олы юл буенда урнашкан “Цильна” җәмгыяте яныннан үткәндә төзек ферма биналары, складлар, ашлык амбарлары, машина-трактор паркы, ындыр табагына, шулай ук авыл йортларына сокланмый узу мөмкин түгел. Уңышлар да шактый. Кыскасы, “Цильна” үзен һәр яклап әледән-әле танытып тора. Моның сере, миңа калса, җитәкчедәдер?
— Халыкта бер сугышчы кырда сугышчы түгел, диләрме. Монда да шулай. Ышанычлы, тырыш командаң булмаса, син беркем дә түгел. Мин хезмәттәшләремнән бик уңдым — барыбыз бер команда булып бер юнәлештә эшләгәнгә уңышларга ирешелә. Шөкер, бездә авыл хуҗалыгын яраткан һәм аның чын патриоты булган кешеләрдән торган коллектив тупланган. Алтын бөртекләп җыелган кебек, безнең уңышлар — еллар буе тырышып эшләү нәтиҗәсе.
— Сез гомер буе районга хезмәт иттегез, беркайчан да читкә чыгып китү теләге белән янмадыгызмы?
— Юк. Без бит — авыл балалары, бәләкәйдән үк Җир кадерен белеп, эш күреп үскән кешеләр. Мин кечкенәдән үк агроном булырга хыялланып үстем. Тик шулай килеп чыкты – Казан Дәүләт педагогия институтының биология факультетына укырга кердем. Әмма язмышымның мондый борылышына беркайчан да үкенмәдем, киресенчә, рәхмәтлемен һәм үткән елларны, юлларны өр-яңадан үтү мөмкинлеге булса, шул ук юлны сайлар идем.
— Әйе, сез — тамырларыгыз белән җиргә береккән кеше. Әти-әниегез дә шушы төбәктә, шул тармакта көч салган. Туган авылыгыз Иске Ишледән Бөек Ватан сугышына киткән әтиегез Аппауны, ятим калган балаларны үзенекедәй тәрбияләп үстергән һәм бер көн дә колхоз эшеннән калмаган күпбалалы әниегез Мөзәйзинәне дә бары тик җылы сүзләр белән генә искә алалар. Әйтегез әле, аларның сезгә биргән киңәшләре арасында хәтерегезгә иң сеңеп калганы нинди?
— Безнең әти-әниләрнең тормышы авыр чорга туры килгән. Сугышның барлык михнәтләрен иңнәрендә кичергән буын алар. Әтәй дә сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән, тоткынлык ачысын кичергән, партизан отрядларында йөргән кеше. Авылга ул 1946 ел башланганда гына кайта. Бик булдыклы, тырыш, акыллы кеше иде. Бар булмышын эшкә багышлады. Кызганычка каршы, бик иртә үлеп китте.Әнәй бик гади, ихлас иде, авылны, кешеләрне бик нык яратты, шуңадыр да өебездә һәрвакыт кеше күп булды. Бик тере, хәрәкәтчән иде әнәй, атлап түгел, йөгереп йөреп дөнья көтте. Ачлыкны, ялангачлыкны, сугышны, җимерелекне кичергәч, тыныч көннәрдән бик канәгать иде. Урыннары җәннәттә булсын! Безгә һәрвакыт: “Балакайларым, тырышып укыгыз, кеше булырсыз!” —дияр иде. Үзенең уку мөмкинлеге булмагач, безнең югары белем алуны теләде. Шөкер, югары уку йортын тәмамлап, диплом алуга ирештек, әткәй-әнкәйнең, нәсел-ыруның йөзенә кызыллык китерми генә тормыш юлы үтелде.
—Әйтегез әле: иңнәрдә 65 ел сизеләме?
— Нишләптер, юк. Бәлки, бу эшнең, планнарның күплеге белән бәйледер. Ә менә үземнең 50нче елларда тууым, балачагым һәм яшьлегемнең совет чорына туры килүе белән чиксез горурланам. Мин ул чор кешеләренә бик нык рәхмәтле. Без уртак эш өчен, Ватан өчен янып яшәгән кешеләрнең тәрбиясен алып үстек, аларның киңәшләрендә ныгыдык, чыныктык. Мин хезмәт юлымда очраган Марат Әхмәтов, Фатих Сибгатуллин кебек көчле кешеләргә бик зур рәхмәтле.
— Барис Аппаувич, җитәкчеләргә еш кына җитди, таләпчән, хәтта корырак та булырга туры килә. Әмма мин сезнең нечкә күңелле, ихлас, җор сүзле кеше икәнлегегезне дә беләм. Гаиләгез, буш вакытыгызны ничек үткәрүегез турында да әйтеп китсәгез иде.
— Тормыш иптәшем Җәмилә Нәҗип кызы белән 42 ел бергә гомер иттек. Ике кыз тәрбияләп үстердек. Алар белем алып, һәркайсы тормышта үз юлын тапты. Бүгенге көндә икесе дә Казанда яши. Һәр әти-әни кебек, без дә балаларга, оныкларга куанып, шатланып яшибез. “дәү әти”, “дәү әни” дигәнне ишетү үзе бер бәхет икән ул! Ә буш вакытка килгәндә, ул бик эләкми, әмма була калса, аны балалар, гаилә белән үткәрәбез.
— Иң зур теләгегез?
— Җирдә тынычлык булсын — иң зур теләгем шул. Төрле табигый фаҗигаләр булмасын. Еллар имин, авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килсен. Кешеләр дөньяның матурлыгын күреп, матур итеп яшәсен. Чөнки гомер бит ул ничек яшәсәң дә үтә. Бер акыл иясе: “Тормыш ул — тимер кебек, куллансаң — кими, кулланмасаң — тутыга”, — дигән. Тутыгып, мүкләнеп ятудан куркырга кирәк, ә яшәгән елларның кимүе — табигый күренеш, алар нинди дә булса файда белән үтә икән, димәк, җирдә бушка яшәлмәгән, максатларга ирешелгән!
Белешмә: ГАФУРОВ БАРИС АППАУ УЛЫ
Туган елы: 1954 елның 9 мае
Туган урыны: Чүпрәле районының Иске Ишле авылы
Белеме: Югары. Казан Дәүләт педагогия институты
Тормыш һәм хезмәт юлы: “Алга” колхозында комбайнчы ярдәмчесе (1969-1971); КДПИ студенты (1971-1976); Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры урынбасары (1976-1977); Шланга сигезьеллык мәктәбе директоры (1977-1980); Иске Ишле сигезьеллык мәктәбе директоры (1980-1981);КПССның Чүпрәле районы комитеты инструкторы (1981-1983); Чүпрәле киночелтәре директоры (1983-1984); “Цильна” колхозы рәисе урынбасары-партоешма секретаре (1984-1989); 1989 елдан - “Цильна” рәисе-директоры.
Ирешкән дәрәҗәләре: “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” (1993); “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗәле орден-медале (1997); Мәгарифтәге казанышлары өчен медале (2001); “Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” (2002); 2002 ел йомгаклары конкурсының “Агросәнәгать комплексы предприятиеләренең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә җиңүче (2003); “АПК лидеры” почёт билгесе (2009); “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены (2014); Чүпрәле районының Почётлы гражданины.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев