Чүпрәле мәктәпләрендә соңгы кыңгырау яңгырады
Агымдагы елның 25 мае Чүпрәле муниципаль районы мәктәпләренең 230 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен истәлекле көн булып калачак. Бүген алар мәктәп, укытучылары белән саубуллашты.
Һәр мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен олы тормышка хәер-фатиха, теләкләр яңгырады. Ни генә булмасын, мәктәп еллары белән саубуллашу бик күңелсез.
Ә менә Түбән Чәке урта мәктәбен быел нибары 4 укучы тәмамлады. Укучылар гына да түгел, берсеннән-берсе гүзәл туташлар. Хәер, башкаларның сыйныф җитәкчеләре хатын-кыз укучы булганда, аларның сыйныф җитәкчеләре ир-ат, Николай Кузьмин. Алар аны хәтта яратып "әтиебез" дип тә йөртәләр.
Мәктәп директоры Айсылу Шиһабетдинова, урынбасарлар, укытучылар, әти-әниләр аларга бары тик уңышлар юлдаш булуын теләделәр.
Алда имтиханнар... шулай да булса да бүген кызлар, чыгарылыш сыйныфлар өчен соңгы тапкыр дәрестә утыру, соңгы кыңгырау яңгыравын ишетү, соңгы тапкыр мәктәп диварларында вальс әйләнү-бер үк вакытта моңсу да, шатлыклы да булды. Моңсулык аерылышуга кайтып калса, шатлыклысы-алда аларны күңелле студент еллары, олы тормыш көтә. Уңышлар телик аларга!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев