Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн темасы

ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе чүпрәлеләрне кабул итте

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы буенча монополиягә каршы федераль хезмәт Идарәсе җитәкчесе урынбасары Данир Мөхәммәтҗанов Чүпрәле районына килде.

Казан кунагы Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Нургалиев белән берлектә, күпфункцияле үзәкнең киңәшмә залында оешма һәм предприятиеләрдә финанс эшләрен алып баручы җаваплы хезмәткәрләр белән очрашты. Очрашу вакытында Данир Фердинантович залдагыларга әлеге Идарәнең эшчәнлеге, агымдагы ел өчен билгеләнгән бурычлар һәм ведомствоның өстенлекле эшләренә тукталды. Финансчыларның игътибарын контракт төзү үзенчәлекләренә юнәлтте, аларның күп төрле сорауларына җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР буенча монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе