Шланга авылында яшәүче Сәрия Хәлиулла кызы Аббазова 90 яшьлек юбилеен билгеләде
Авырлыгы, шатлыгы да булган
Хөрмәтле ветеранны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин һәм Шланга авыл җирлеге башлыгы Илдар Якупов тәбрик иттеләр. Кунаклар юбилярга котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар, сәламәтлек, бәхет теләделәр.
Сәрия Хәлиулла кызы балачактан ук кыенлыкларны күп күргән. Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь була. Әтисе Хәлиулла абый фронтка киткәндә (1945 елда һәлак була), әнисе тәрбиясендә алар өч бала кала, ә дүртенче бала әле туып өлгермәгән була. Сәрия Хәлиулла кызы балачагында мәктәптә бөтенләй дә укый алмый, әнисенә хуҗалыкта ярдәм итә, үзеннән соңгы туганнарын караша. Сәрия апа үзе сөйләгәнчә, аңа Казанда да вербовка буенча эшләргә туры килгән. Монда алар траншеялар казыганнар. Тар, кысан бүлмәләрдә дүртәүләп яшиләр, ачлы-туклы эшлиләр.
Аннары ул туган авылына кайта һәм авылдашы Фиргали абый белән тормыш кора. Колхозда “таякка” эшләгән вакыт, яшь гаилә бәхет эзләп Казахстанга чыгып китә. Әмма сагынуларына түзә алмыйча, берничә елдан соң, кире кайталар. Сәрия апа колхозда бозау караучы, ә Фиргали абый шофер булып эшли башлый.
Сәрия апа социалистик ярышларда ударник, күп санлы Грамоталар, бүләкләргә лаек була. Пенсиягә чыккач та әле аны эштән тиз генә җибәрмиләр, тагын өч еллап эшли. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларга белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Авылда аның ике кызы, Гөлнур һәм Әльфинур гаиләләре белән яшиләр. Алар көненә берничә тапкыр әниләренә килеп, аңа хуҗалыкта ярдәм итәләр. (Фиргали абый 2013 елда вафат булган). Күршеләре дә һәрдаим кереп хәлен беләләр. Сәрия апа үз йортын калдырып, балары янына күчеп яшәргә теләми.
- Аллага шөкер, күршеләрем дә бик әйбәтләр минем, балаларым да тәрбиялиләр үземне. Бик рәхмәтлемен,-ди юбиляр.
Ветеранның 9 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар.
Әмма соңгы елларда сәламәтлеге какшаган. Сәрия апа бәйрәменең мизгелләрен уртаклашкан һәркемгә бик шат иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев