Сугыш чоры баласы
Александра Степановна – сугыш чоры баласы, аңа үз гомерендә шатлыгын да, кайгысын да кичерергә туры килгән. Авылдашы Василий Николаевич белән тормыш корып, тигез-тату тормышта алар 50 ел бергә гомер кичерәләр.
Икесе дә гомер буе колхозда хезмәт куя: Александра Степановна төрле эшләр башкара, ә Василий Николаевич алдынгы комбайнчы була. Гаиләдә җиде бала: 4 кыз һәм 3 ул үсә.
Александра Степановна бер улын 33 яшендә җирли, 20 ел элек тормыш иптәше дә вафат булган.
Язмыш Александра Степановнаны авырулары белән дә сыный, 15 ел элек ул урынга кала. Бүгенге көндә аны кызы Антонина һәм кияве Николай тәрбияли. Лаеклы ялга чыгып, әниләре янына алар Ульяновск шәһәреннән күченеп кайталар.
Александра Степановна сөйләшә алмаса да, үзенә кирәген кул хәрәкәтләре белән ишарәли. Моңа инде кызы да, кияве дә ияләшкән, бер-берсен сүзсез дә аңлыйлар.
Авыл өлкәне нәсел дәвамчыларына да бик бай: аның 15 оныгы һәм 20 оныкчыгы бар, ә бер оныгы– махсус хәрби операциядә.
Тыл хезмәтчәнен туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башлыгы Виктор Митрошкин килде. Кунаклар Александра Степановнага Россия Президенты В.В.Путин исеменнән котлау открыткасы, чәчәкләр һәм бүләк тапшырдылар, якыннарының игътибарын теләделәр.
Нет комментариев