112! Һәр шалтырату контрольдә
Көн вакыйгасы

112! Һәр шалтырату контрольдә

Бердәм диспетчерлык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

2011 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Бердәм диспетчерлык хезмәте оешу көне билгеләп үтелә.

Чүпрәле районының Бердәм диспетчерлык хезмәте, “112” телефоны буенча төрле һәлакәтләр турында һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән шалтыратуларны кабул итеп, тәүлек әйләнәсе эшли.

Бу хезмәт Россия Федерациясе территориясендә ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыртуны тәэмин итү системасын камилләштерү максатларында РФ Президенты Указы нигезендә оештырыла. Районда ул «Чүпрәле районы гражданнарны яклау идарәсе» муниципаль учреждениесе дип атала һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарә итү үзәге белән элемтәдә тора.

–Район территориясендә бердәм диспетчерлык хезмәте тарафыннан тәүлек буе кизү тору алып барыла, бу исә гадәттән тыш хәлләргә дә, гражданнарның хезмәт һәм ведомстволар эше буенча мөрәҗәгатьләренә дә җавап бирү дәрәҗәсен арттырырга, тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә дә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Бердәм диспетчерлык хезмәте эше «ГЛОНАСС+112» системасында оештырылган. Әлеге хезмәтнең функцияләре гадәттән тыш хәлләр турында мәгълүматларны кабул итү һәм тапшыруны, алынган чакыруларга һәм хәбәрләргә җавап бирүне тәэмин итүне һәм контрольдә тотуны, төп нәтиҗәләрне теркәүне, шулай ук муниципаль берәмлек территориясендә урнашкан хәлләрне даими мониторинглауны һәм анализлауны оештырудан тора.

Бердәм диспетчерлык хезмәте белән районда Эльвира Кузнецова җитәкчелек итә. Хезмәт штатында – биш кеше исәпләнә.

Эшлекле дүшәмбе барышында Марат Гафаров намуслы хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Бердәм диспетчерлык хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Мактау Грамотасына Ильмир Бельдичков, Рәхмәт хатына Эльвира Кузнецова һәм  Ситнова лаек булдылар.

–Ел дәвамында диспетчерлык хезмәтенең бердәм номерына район халкыннан дистәләгән мөрәҗәгать кабул ителә. Безгә юл-транспорт вакыйгалары, янгыннар, һәлакәтләр, су, электр энергиясен сүндерү турында һәм теге яки бу мәсьәлә белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белү өчен дә хәбәр итәләр. Без районда “коткару хезмәтләре”нең үзенә күрә кайнар линиясе. Безнең төп бурыч – кешеләргә ярдәм итү, – ди Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Эльвира Кузнецова. – Безнең хезмәткәрләр тыңлаучылар да, психологлар да. Без хезмәтләр белән элемтәгә керәбез, проблеманы аларга тапшырабыз, аның чишелешен контрольдә тотабыз. Хәл уңышлы чишелгәндә һәм кешеләр ярдәм өчен рәхмәт әйтергә янә “112” саннарын җыйганда без бик сөенәбез.


Нет комментариев