Чүпрәледә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чаралар узды

Һөнәрләрнең иң асылы – укытучы

Район башлыгы Марат Гафаров педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, Укытучылар көне хаклы рәвештә бөтенхалык бәйрәме булып санала.

–Сезгә катлаулы, гаять җаваплы һәм чын мәгънәсендә намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез үз көчегезне, талантыгызны һәм энергиягезне иң мөһим миссиягә – үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бирәсез. Без зур үзгәрешләр чорында яшибез – технологияләр, белем алу ысуллары үзгәрә. Ләкин остазның роле үзгәрешсез кала. Бер генә камил ясалма фәһем дә да укытучының җанлы сүзен, аның зирәклеген һәм күңел җылысын алыштыра алмый, - дип ассызыклады Марат Ринат улы.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген мәгариф системасында 317 мөгаллим эшли. Шуларның 42се– мактаулы остаз, 45 педагог– гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре, 12 кеше– Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 5се–Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, 27се–Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән отличнигы, 108 укытучы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә, 34 педагог «Телләрне, мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклап калу һәм үстерү өчен» күкрәк билгесенә һәм 5 яшь педагог «Яшь мөгаллим» күкрәк билгесенә лаек.

Районыбызда гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаган, 40 елдан артык хезмәт еллары булган укытучылар бар. Әйтик, Шамил Мөбарәкҗан улы Абдрахманов – хезмәт елы 50 ел Яңа Кәкерле мәктәбе директоры, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Людмила Петровна Сердцева – 49 ел! Уби урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта, Татарстанның атказанган мәгариф хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Зоя Николаевна Каража – 46 ел стаж! Матак урта мәктәбендә математика буенча белем бирә.

Зинаида Федоровна Иванова – стажы 45 ел! Алешкин-Саплык урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Фәрит Фазлетдин улы Нәүметов – стажы 45 ел! Шланга  урта мәктәбендә география фәне укыта, Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре.

Укытучылар һәм аларның укучылары олимпиадаларда җиңү яулыйлар, төрле фәнни чараларда катнашалар. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарда ел саен югары дәрәҗә күрсәтә. Һәрбер шундый уңыш артында, билгеле педагогның олы хезмәте, сабырлыгы һәм аның һәр балага булган ышанычы тора.

Чара дәвамында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Мөгаллимнәргә бу көнне, шулай ук, район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, аның урынбасары Айрат Җәлалов, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәъдиев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Газинур Хәлиуллов та җылы теләкләрен, бүләкләр җиткерделәр.

Казан шәһәрендә дә Укытучылар көне уңаеннан күп төрле чаралар узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында тантаналы чара Уникаль осталык үзәгендә узды. Татарстан Рәисе педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Алешкин-Саплык урта мәктәбеннән математика укытучысы Фоат Мирза улы Вәлиев та бар иде. Аңа “Татарстанның атказанган укытучысы” исеме бирелде.  Фоат Мирза улының хезмәт стажы–48 ел! Ул «Мактаулы остаз» билгесе, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Татарстанда яшь педагогларны укытучы һөнәренә тантаналы рәвештә кабул итү тантанасы да узды. Чарада яшь белгечләр ант бирде, тәҗрибәле укытучылардан символик факел кабул итте һәм зур педагогик юлга беренче адымын ясады. Чара Казанның Укытучы йортында узды.

Әлеге чарада безнең муниципалитеттан ике яшь белгеч: Марс урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ләйсән Фәизова һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның физик культура укытучысы Алинә Рәхмәтуллова, мәгариф бүлеге начальнигының укыту-методик эш буенча урынбасары Илнур Мавзютов белән берлектә катнашты. 2026-2027 уку елында Чүпрәле районы мәгариф учреждениеләренә 4 яшь белгеч килде.

Белешмә

Татарстан Республикасында 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли. Аларның 37 меңнән артыгы мәктәпләрдә, 20 меңгә якыны балалар бакчаларында, 8 меңнән артыгы өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, 11,9 меңе югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында эшли.


Нет комментариев