Чүпрәледә көзге чакырылыш комиссиясе эшләде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге чакырылыш комиссиясе эшләде

1 октябрьдән көзге чакырылыш башланды

Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу көннәрдә райондагы “Патриот” яшьләр үзәгендә көзге чакырылыш комиссиясе эшләде. Медицина комиссиясе хәрби хезмәткә яраклылыгын билгеләп, һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучының сәламәтлеген җентекләп тикшерә. Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе, үз чиратында, хәрби хезмәткә алынучыларның белемнәрен, һөнәрен, гаилә хәлен һәм башка мөһим факторларны исәпкә алып, аларның шәхси эшләрен өйрәнә. Югары уку йортларында укучыларга кичектерү биреләчәк.

Көзге чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Хәрби хезмәткә чакыру кампаниясендә яңалыклар белән һәм башка сорауларга безгә Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар, подполковник Радик Төхфәтуллин җавап бирде.

–Россия Президентының 2025 елнын 29 декабрендәге Указы буенча, хәзер хәрби хезмәткә чакырылыш ел әйләнәсе – 2026 елның 1 гыйнвареннән 31 декабренә кадәр башкарыла. Ел дәвамында гражданнар өчен медицина тикшерүе үткәрелә, аларны һөнәри психологик сайлап алу буенча чаралар үткәрелә, шулай ук чакыру комиссияләре гражданнарга карата чакырылыштан кичектерү бирү яки хәрби хезмәткә чакыру турында карарлар кабул итә ала.

Хәрби хезмәткә чакыру быелның 1 гыйнвареннән Хәрби исәпнен Бердәм реестры дәүләт мәгълүмат системасы кулланып башкарыла. Әгәр призывник сәбәпсез 20 көн эчендә килмәсә, «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы закон буенча аның килүен тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Электрон повестканың җибәрелүе, вакытлыча чикләү чараларның куллануы һәм гамәлдән алынуы турында белдерүләр гражданның шәхси кабинетына жибәрелә.

Балалары, авыру һәм өлкән яшьтәге ата-аналары булган гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның билгеләнгән нормалары чикләрендә яшәү урыны якында урнашкан хәрби частьләргә хезмәт узу мөмкинчелеге каралачак.

Хәрби хезмәтне чакыру буенча үтүчеләр Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә, шулай ук махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен җибәрелмәячәк. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хәрби хезмәт үтү контракт төзегән гражданнар белән тулыландырыла. Закон буенча хәзер контрактны 18 яшькә җиткәч, хәрби хезмәткә чакырылганнан соң һәм хәрби ант кабул иткәннән соң да төзергә мөмкин.

Машина йөртү һөнәре белгечлекләре элек-электән кирәкле булды һәм шулай булып кала да. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: чакырылучыларны әзерләү федераль бюджет акчалары хисабына башкарыла. Халыкара ярышларда катнашучылар, спорт ротасында хезмәт үтә ала. Спорт ротасына эләгү өчен чакырылучы Россиянен Олимпия спорт төре буенча җыелма командасына кандидат булырга һәм сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелә торган исемлеккә кертелергә тиеш.

Моннан тыш, чакырылыш чорында Татарстан Республикасы порталында «ТР Хәрби комиссариаты» бүлегендә «Кайнар линия» эшли. Анда республика муниципаль районнарындагы хәрби комиссариатларның һәм кайнар линия телефоннарының номерлары тупланган. ТР Хәрби комиссариатында шалтыратуларны эш көннәрендә көн саен 9:00дән 18:00гә кадәр, ә җомга көннәрендә 16:45кә кадәр кабул итәләр.

Үзең турында мәгълүматны хәрби исәп реестрыннан да тикшерергә мөмкин. Моның өчен реестрповесток.рф сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланырга яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы җыю пунктының эшен 2026 елның 15 октябреннән башлау планлаштырыла. Хәрби хезмәткә чакырылу эше 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, хезмәт срогы элеккечә 12 ай тәшкил итәчәк.

Дәвам итеп

Районда өч көнлек комиссия эшеннән соң, агымдагы елның көзге чакрылыш чорында хәрби хезмәткә китүче егетләр өчен район мәдәният йортында традицион “Призывниклар көне” узды. Чарада район җитәкчеләре, дин әһелләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы ветераннар, әти-әниләр армиягә китүчеләргә хәер-фатихаларын җиткерделәр, исән-имин, лаеклы хезмәт елы теләделәр.


Нет комментариев