Татарстан мәгариф системасы автопаркында 901 транспорт чарасы исәпләнә, алар 963 маршрут буенча 30 меңгә якын укучыны йөртә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф оешмалары җитәкчеләренә 59 яңа мәктәп автобусы тапшырды.
Чара педагогларның һөнәри бәйрәмнәре кысаларында узды. Анда Чүпрәле районы делегациясе дә катнашты һәм яңа транспортка ия булды.
Нет комментариев