Якташыбыз, үзенең барлык гомерен урман хуҗалыгына багышланган, сонгы 20 елын Тəтеш урман хуҗалыгын җитәкләгән Ирфан Исмəгыйль улы Халитов – башкаларга үз хезмəтендə үрнəк булган шундый кеше.
Дөньяда кеше тормышын – язмышы билгели дисəлəр дə, язмышның синең җаеңа барсын өчен яхшылыкка омтылырга, кешелəр белəн асыл, дустанə мөнəсəбəтлəр урнаштырырга, ихлас күңелле шəхес булырга кирəк. Менə шундый сыйфатка ия булган кешелəр үзлəре дə бу шəхеслəрдəн үрнəк алып, камиллеккə омтылырлар.
Якташыбыз, үзенең барлык гомерен урман хуҗалыгына багышланган, сонгы 20 елын Тəтеш урман хуҗалыгын җитәкләгән Ирфан Исмəгыйль улы Халитов – башкаларга үз хезмəтендə үрнəк булган шундый кеше.
Ирфан Исмәгыйль улы Халитов 1951 елның җәендә Исмәгыйль бабай белән Нүрләдә әбинең төпчек уллары булып Мунчәли авылында дөньяга килә.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткан авыл егете үзенең тормышын киләчәген урман хуҗалыгы белән бәйләргә уйлап 1972 нче елның көзендә Башкортстандагы Павлов урман училищесына укырга килә. Анда урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерлиләр иде. Яхшы укыгангадыр инде, шунда ук укытырга калдыралар яшь урманчыны. Оренбург өлкәсе, Бузулук шәһәрендәге урман хуҗалыгы техникумында, аннан Мари дәүләт техник университетының урман хуҗалыгы факультетында укуын дәвам итә.
«Эшләгән җирләрем шактый булды, әмма урманнан беркайчан да аерылмадым. Димәк, мин урманчы булып туганмын»,- дип әйтергә тулы нигезе бар.
Чыннан да, монда очраклы кеше генә эшли алмый. «Урман патшалыгында үзеңне хуҗа итеп тояр өчен аны яратырга, табигать баласы булырга кирәк» – дип искә ала Ирфан Халитов хатирәләр белән уртаклашып.
Уку йортын кызыл диплом белән тәмамлаган егет Башкортстанның Кирзә урман хуҗалыгы инженеры булып эшкә килә. Туган якка тарту көче көчле булганга күрәсен урманчы егет Татарстанга кайтып 1982 елдан хезмәтен Тәтеш урман хуҗалыгы белән бәйли. Менә шул чордан алып, лаеклы ялга чыкканчы, урман аның бөтен барлыгын, тормышын биләп ала. Өч гасырдан артык гомер бер урында хезмәт куеп сиздерми генә үтә дә китә. Урман – ул киләчәк буынның иң зур байлыгы. Димәк, аны бар итүчеләрне онытырга ярамый.
“һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә дүрт агач утыртырга тиеш... ” дип әйтергә ярата Ирфан ага. Өч-дүрт агач 1, 5 кг углекислота йота, 1, 1 кг. кислород бүлеп чыгара. Бу – бер кешенең тәүлеклек балансы. Димәк, һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә дүрт агач утыртырга тиеш була.
Тәтеш шәһәренең Төньяк урамында, бар халыкны сокландырып, Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Ирфан Халитов өе каршында көязләнеп алты чыршы үсеп утыра. Бу матурлыкка бар кеше сөенә. Ирфан Измайлович өчен алар бигрәк тә кадерле. Нәкъ менә алты данә булуының сере дә бик гади: Халитовлар бертуган алты ир-бала. (Хәзер инде дүртесе вафат, урыннары оҗмахта булсын.) Ирфан Измайлович аларны ир туганнары хөрмәтенә утырткан.
Эштә ирешкән уңышлары өчен аңа 1999 елның 10 нчы сентябрендә Республика Президенты Минтимер Шәймиев Указы белән “Татарстанның атказанган урманчысы” исеме бирелә. Моннан тыш ул бик куп грамота, медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2005 нче елда Ирфан Исмәгыйль улы Казанның 1000 еллыгы истәлегенә багышланган медаль белән буләкләнгән. 2011 елның 15 июлендә лаеклы ялга чыга.
Ирфан Исмәгыйль улы туган авылы Мунчәли белшн араны беркайчан да эзми, авылны саклап калу өчен дә үзеннән бик зур өлеш кертте. Мунчәлидә мәчет төзелешендә дә ул башлап йөручеләрдән булды. Бүгенге көндә дә Ирфан Исмәгыйль улы актив эшчәнлек алып бара. Аның тырышлыгы белән Мунчәли укулары үткәрелә. Туган мәктәбенә кайтып балалар белән очрашулар оештыра. Быел язын да мәктәпкә кайтып укучылар белән бергәләп агачлар утырттылар. Алар арасында сирәк очрый торган агач - лжетсуга да бар. Пихтага охшаган шушы агачның орлыклары Канададан кайтарылган булган. Ирфан Исмәгыйль улына бу агачны бүләк иткәннәр. Татарстанда шундый берничә агач кына бар. Шуларның берсе хәзер Мунчәли авылында үсә. Якташыбыз тырышлыгы белән мәктәп бакчасында питомник та булдырылган. Анда пихта, чыршы, нарат һәм зәңгәр чыршы үсә.
2005 нче елның декабреньдә Ирфан Исмәгыйль улы хаҗга бара. Мәккә шәһәреннән кайткач, ул үзенә дөньяны икенче яктан ача. Шуннан соң, намазга баса. Хәзерге вакытта Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсендә белем ала.
Ирфан ага ярдәме белән Халитовлар нәселе шәҗәрәсе төзелә.. Инде 10 елдан артык ул нәсел шәҗәрәсен туплый, булдыра. Бүгенге көндә 200 йөздән артык Халитовлар нәселе вәкилләре белән исән-имин аралашым яшиләр.
Нет комментариев