Чуваш Чүпрәлесеннән Анатолий Шленский: “Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә”
Шәхесләр

Чуваш Чүпрәлесеннән Анатолий Шленский: “Яратып башкарган эш күңелгә рәхәтлек бирә”

Тормышта нинди генә һөнәр ияләре юк.

Шулар арасында үз эшенә бар күңеле белән бирелгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкарган, гомер буе яраткан һөнәренә тугры булган кешеләр бар. Чуваш Чүпрәлесе авылында гомер кичерүче Анатолий Витальевич Шленский да әнә шундыйлардан.

Анатолий Витальевич элек, районда КБО, рымбыттехники кебек оешмалар гөрләп торган елларда, рымбыттехники оешмасында шофер булып эшли. Әлеге оешмалар яшәүдән туктаганнан соң исә колхозда шофер хезмәтен башкара башлый. Әмма кайчандыр гөрләп торган колхозлар да таркала, хезмәт хакы да вакытында бирелми башлагач, Анатолий Васильевич гаилә башлыгы буларак, үзенә яраклы шөгыль табу турында уйлана башлый, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, берара тимер высечкалардан коймалар тоту белән дә шөгыльләнә. Әмма гомере буе шофер хезмәтен башкаручы, техниканың төзелешен биш бармагыдай белгән белгечкә техника өлкәсе якынрак була. Шуңа да күп уйланулардан соң ул машина төзекләндерү станциясен булдырырга карар кыла. Гаиләсе, авыл җитәкчелеге дә останың теләген хуплыйлар. Машиналар төзекләндерү сервисының бинасын да Анатолий Витальевич үз көче һәм үз куллары белән төзеп куя. Сервиска кирәкле булган барлык җиһазларны да үз акчасына булдыра ул. Анатолий Витальевич җитәкләгән сервис моннан ике ел элек эшли башлый. Өченче елын уңышлы гына эшләп килгән, чит илдә ясалган, үз илебездә җитештерлгән машиналарның да төзелешен биш бармагыдай белгән  останың инде үз клиентлары бар. Биредә шиномонтаж, форсункаларны чистарту, эретеп ябыштыру һәм башка шуның кебек бик күп эшләр башкарыла, машиналарга диагностика үткәрелә. Ә эретеп ябыштыру серләрен ул үз әтисеннән өйрәнеп кала.

- Бала чактан ук техника ярата идем. Шуңа да техника белән эшләү, аларны төзекләндерү яшьтән үк ошады, шофер хезмәтен сайлавыма да беркайчан үкенгәнем булмады. Менә машиналар төзекләндерү сервисы ачып җибәргәнемә дә үкенмим. Мин биредә судагы балык кебек, рәхәтләнеп эшлим, күңелемә тынычлык алам, хезмәтемне дә яратып, башкаларга да ошарлык итеп башкарырга тырышам. Чөнки бары тик җиренә җиткереп төзекләндергән очракта гына клиентларымның канәгать калачагын аңлыйм һәм беләм,-ди оста.

Без машиналар төзекләндерү остасы җитәкләгән сервиска килгәндә, биредә берничә машина үз чиратын көтеп тора иде.

- Бирегә минем беренче килүем генә түгел инде. Машинам чыгымлый башласа мин башка осталарны эзләп йөремим, туры Анатолий Витальевич янына киләм. Сервиста хезмәт күрсәтүнең сыйфаты да миңа бик ошый. Остага рәхмәттән башка сүзем юк, - ди Иске Чүпрәле авылыннан Александр Петров.

Анатолий Витальевич тормыш иптәше Галина ханым белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары Казанда яшәсә, икенчесе контракт нигезендә хезмәт итә.

Гомерен бер һөнәргә багышлаган кешеләрне бәхетле дип атарга буладыр. Балачак хыялы тормышка ашкан язма герое Анатолий Витальевич та тормышта үз юлын, үз вазифасын тапкан диясем килә.

 

  


Нет комментариев