Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә эчке эшләр бүлеге ветеранын юбилее белән котладылар

Фариз Шакиров 1984 елның маенда, Саратовтагы югары партия мәктәбен тәмамлагач, юллама белән район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә һәм 1998 елның маена кадәр эчке эшләр бүлеге начальнигының политик часте буенча урынбасары булып хезмәт куя. 

Аның төп эшчәнлеге личный составта тәрбия эше алып бару һәм эчке эшләр бүлегенә кадрлар сайлап алуга юнәлдерелә. Мәгълүм булганча, теләсә нинди учреждениедә тәрбия эше иң кыен һәм бик күп көч таләп итә, ә эчке эшләр системасында бигрәк тә. Монда аз гына да ялгышлык җибәрергә ярамый, чөнки дөрес ясалмаган һәр адым артында кеше язмышы тора. Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов юбилярны тәбрикләгәндә шундый сүзләр әйтте һәм Фариз Шакировка Татартстан Республикасы Эчке эшләр министрының Мактау грамотасын тапшырды. Юбилярга нык исәнлек һәм алга таба да актив тормыш белән яшәвен теләде. Ветеранны хезмәттәшләре дә ихлас котлады. Хезмәттәшләре аның хокук саклау органнары системасында нәтиҗәле эшләве, фидакарьлеге һәм коллегаларына карата үтә дә ярдәмчел булуы турында әйттеләр. Ветеран бүген дә сафта. Эчке эшләр бүлегендә җаваплы хезмәтләр башкара. Озак еллардан бирле бүлек ветераннары советын җитәкли, хезмәткә алынган яшь кадрларны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Фариз Алимҗанович үзен олылаган хезмәттәшләренә ихлас рәхмәт сүзләрен әйтте, элек елларда бергә хезмәт итәргә туры килгән җитәкчеләрне, коллегаларын һәм милиция офицерларын искә алды. Тынгысыз хезмәте өчен ул 1992 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының “Мактаулы хезмәте өчен” өченче дәрәҗәдәге медале, 1995 елда “Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен”, 2004 елда “Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре”, 2006 елда “Бурычка тугрылык өчен”, 2007 елда “Почет билгесе”, 2008 елда “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә, юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы Р.Н. Миннехановның “Рәхмәт”енә лаек була. Шушы ук көнне эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов та үзенең туган көнен билгеләп үтте. Коллектив аңа да хезмәтендә уңышлар, алга куелган бурычларны үтәүдә нык сәламәтлек, күп көч һәм энергия теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев