Укытучыма әйтер сүзем бар
Шәхесләр

Укытучыма әйтер сүзем бар

Октябрь аенда билгеләп үтелүче Укытучылар көне балачакның гүзәл мизгеле-мәктәп елларына алып кайта. Хәер, минем мәктәп бусагасын атлап чыгуыма инде бик күп еллар үтсә дә, тәүге тапкыр укытучым белән танышуым, аның безгә гыйлем юлында ишек ачуын, йөзеннән күземне дә алмый дәресен тыңлап утыруларым, йомшак кына итеп ягымлы сөйләшүе һаман да күңелемдә...

1978-1980 еллар... Шушы елларда сыйныф җитәкчесе итеп безгә Флера Сафиулла кызы Мөдәрисованы билгеләделәр. Мөгаллимлек итү чорына кадәр, аның хезмәт юлы гомумән башка төрле юнәлешкә бәйләнгән, шулай да без, укучыларга укытасы фәне буенча охшаш ягы була.

Флера апа Мөдәрисова Зур Чынлы авылында туа. Башлап, ул агроном булып эшли, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтында химия-биология факультетын тәмамлый. Яшь мөгаллимәне Татар Бизнәсе авылына укытырга җибәрәләр. Биредә ул гомерлек тормыш ярын таба, өч балага гомер бирә, ә иң кыйммәтлесе-авыл балаларының, халкының яраткан кешесенә әверелә.

Безнең сыйныфта 16 укучы иде. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлап чыгар алдыннан беренче тормыш күнекмәләрен, акны-карадан, яхшыны-яманнан өйрәтүче хөрмәтле остазыбыз Флера апа булды. "Тормыш юлының баскычлары шактый биек һәм анда менеп җитәр өчен, күп көч кирәк", диләр. Шушы баскычларны үтүдә безгә нәкъ менә сыйныф җитәкчебез ярдәмгә килде. Педагогик сәләте, психологик осталыгы белән үз урыныбызны табарга өйрәтте безне ул.

Укытучылык хезмәте, өч баланы тәрбияләп үстерү, мәктәптә завуч буларак җитәкчелек итү, җәмәгать эшләрендә катнашу, балалар белән концерт һәм спектакльләр әзерләү, төне буе дәфтәр тикшерү, дәрес планнары язу... Укытучы боларның барысына да ничек өлгергән, көч һәм энергияне каян алган? Аннан авыл укытучысы һәрвакыт игътибар үзәгендә, ул үзе дә, аның баласы да һәр гамәлен әхлак законы белән үлчәп яшәргә, укытучы үзенең яшәү тәҗрибәсе белән шәхес тәрбияләргә, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Әлеге сыйфатларның һәммәсе укытучыбызга хас.

Флера апа һәрвакыт гадел булды, бервакытта да тавыш күтәреп сүз әйтмәде. Кирәк урында яклый да белде, киңәшләрен дә бирде, үз сабые кебек якын итеп, җылы карашын бүләк итте. Олы җанлы укытучым әле һаман хәрәкәттә. Тормыш иптәше Ирфан абый белән балалары, оныклары, янәшәсендә, төп нигездә гомер кичерә.

Укытучыма булган хөрмәтем еллар узган саен арта, аның якты йөзе күңелләргә җылылык бирә. Олы рәхмәт сүзләремне җиткереп, гомер көзе бәхетле, исәнлекле булуын телим аңа.


укытучылар көне

Нет комментариев