Туган Як
  • Рус Тат
  • Подполковник Илмас Хөсәенов

    Илмас Хөсәенов Иске Чүпрәле авылында туып үсте. Яшьтәшләре арасында үзенең яхшы укуы, бик оста спортчы һәм теләгенә ирешә торган егет булуы белән аерылып торды.

    1991 елда 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Ульяновскиның Б.Хмельницкий исемендәге хәрби югары техник училищесына керү имтиханнарын тапшыра. Биш ел укыган вакытта да училищеның иң алдынгы курсантларыннан санала, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Диплом алгач та яшь офицерга төрле хәрби частьләрдә хезмәт итәргә туры килә. Үрнәк хезмәте өчен берничә мәртәбә Хөкүмәт тарафыннан "Хезмәттәге аерымлыгы өчен" 1, 2 һәм 3 дәрәҗәдәге билгеләр, медальләр белән бүләкләнә.

    Үткән ел ахырында Төньяк Кавказда "Кавказ-2012" дип аталган стратегик команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә. Анда якташыбыз, частьне материаль-техник тәэмин итү буенча хәрби база начальнигы урынбасары подполковник Илмас Хөсәенов та катнаша. Алга куелган бурычларны үтәүдә зур оешканлык һәм һөнәри осталык күрсәткәне өчен Илмас Илдусович хәрби часть командирының Мактау Грамотасына лаек булды. Әле шушы көннәрдә генә ул район үзәгендә яшәүче әти-әнисе янында, отпускада булып китте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: