Иске Кәкерледән тиктормас Нәзирә
Шәхесләр

Иске Кәкерледән тиктормас Нәзирә

Аңа 82 яшь. Яшенә карамыйча, ындыр тутырып яшелчә үстерә Нәзирә апа Шәрәфетдинова

Әмма бүген халыкны яшелчә үстерү белән шаккатырып булмый инде. Барыбыз да кишерен, суганын, помидорын һәм башкаларын утыртабыз. Күпчелек кеше соңгы вакытта кабакны да үз итә башлады. Авылларда бакча-бакча тутырып үстерәләр аны. Мал-туар да яратып ашый, бәлеше дә бик тәмле була.

Иске Кәкерле авылында яшәүче Нәзирә Мифтахетдин кызы Шәрәфетдинова да бакчасына ел саен кабак утырта. Уңышы бик яхшы була, ди. Иске Кәкерле авылында ел саен үткәрелүче “Кабак бәйрәме”ндә аның кабаклары да һәрвакыт түрдән урын ала.

- Орлыгын үзем хәзерләр куям. Кабак уңды быел. Бакчам зур, бәрәңге күп кирәкми. Чүп үсмәсен, бакча буш калмасын дип, кабак утырта башладым. Мин бит инде хәзер эре терлек асрамыйм. Берничә савым кәҗәм бар, язын бройлерын, үрдәген сатып алып үстерәм. Кабакның бәлеше дә тәмле бит аның, кәҗәләрем дә бик яратып ашый. Аннан соң кабак бик файдалы яшелчә, суында гына да файдалы матдәләр күп. Билгеле, кабак эре булсын дисәң, тәрбияләргә дә кирәк, туфракны йомшартырга, чүптән арындырырга,-ди Нәзирә апа.

Авылда бакчалар зур. Нәзирә апаның да бакчасы, безнеңчә итеп әйтсәк, ындыры, бик зур, киңлеге дә шактый, озынлыгы да байтак. Шуңа да ул бакчасының бер өлешенә печән чәчкән, берничә буразна бәрәңгесе, чөгендере бар, калган урынга кабак утыртып чыккан булган. Быел язгы яңгырлар белән кабаклары да әйбәт тишелеп чыкканнар, үскәннәр дә.

 “Җәе буе бакчамнан кермәдем инде, кул белән дә утадым, кәтмәнләдем дә, чүп үләннәрен үстерергә тырышмадым. Шуңа да кабакларым күңелемне сөендереп, зур итеп үстеләр. Бәрәңге уңышы да яхшы”,-ди Нәзирә апа. Шуны да әйтергә кирәк, олы яшьтә булуына карамастан, Нәзирә апаның йорты-өе, гомумән бөтен тарафы ялт иткән, бакчасында ник бер чүп үләне булсын һәм бар хезмәтне дә ул үз көче белән башкара.

Нәзирә апа гомере буе хезмәттә булган. Үзе әйтүенчә, 11 яшендә ул атны иярләп йөртә торган була инде. Язмыш та аңа шатлыгын да, кайгысын да мулдан әзерләп куя. Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле кыз Киров якларына барып урман кисә. Чая да, үҗәт тә була үзе. Зур буйлы, таза гәүдәле кызлардан калышмаска тырышып, планны үтәргә дә тырыша, эштән соң да төрле кичәләр үткәрүләрдә актив катнаша. Аннан кайткач колхозда тырышып эшли, авыл кызлары, хатыннары белән бергәләп сушилкада иген киптерәләр. Бу гомердә ул башкарган хезмәтләрне санап та бетереп булмый – хәзерләүләр конторасының Иске Кәкерле, Татар Төкесе авылларындагы бүлекләрендә эшләп, халыктан бәрәңге, сөт-май да җыя әле ул, фермада сыерлар да сава,  иминият бүлегендә эшли. Һәм бер җирдә дә сынатмый. Үзенә җиткерелгән планнарын һәрвакыт арттырып үти, алдынгылар рәтендә була.

Шушы кечкенә генә хатын дөньяга дүрт ул тудыра. Тормыш иптәше Әнвәршасы белән аларны яратып тәрбиялиләр. Әмма бик яратып тормышка чыккан Әнвәршасы белән тигез картлыкта, бер-берсенә кирәк һәм терәк булып, бергә картаерга язмаган Нәзирә апага. Әнваршасы авылдан районга сөт ташый торган була. Бердәнбер көнне сөт тапшырырга киткәч,  фаҗигале рәвештә вафат була. Әлеге кайгыны да үзенең иңнәрендә күтәреп, сынмыйча, сыгылмыйча, алга карап яшәргә көч таба үзендә Нәзирә ханым. Һәм язмыш сынаулары да моның белән генә бетми – тагын ике улының да вакытсыз җир куенына кергәнен күрергә туры килә. Аллаһыга таянып, аннан ярдәм өмет итеп, яшәүгә көч алып тормышын дәвам итә әче хәсрәтләр күргән хатын. Диндә үзенә юаныч таба, биш вакыт намазын укый башлый. 2012 елда хаҗга да бара, хәтта. Бүген инде авылда бакыйлыкка күчкәннәрне соңгы юлга юып-кәфенләп озатучыларның берсе дә ул. Хәрәкәтчәнлеген дә, төрекемеш кебек терелеген дә югалтмый үзе. Баштарак әйткәнемчә, язын-җәен бакча, кош-корт үстерә, кышларын кулына бәйләвечен ала.

- Ел да уңышны җыеп алганда, киләсе елга әзрәк чәчәрмен дип уйлым, яз җитүгә бакчама чыгам да, җирем бик уңдырышлы бит, ничек аны буш калдырым инде дим. Ындырны тутырып чәчеп тә куям. Миңа бит күп кирәкми, үземә бераз калдырам да, яшелчәләрнең дә, печәннең дә артыгын сатам,-ди Нәзирә апа.

Хаҗ сәфәренә дә икенче тапкыр барырга җыенган булган ул, хәтта акчасын да түләп куйган. Әмма соңгы еллардагы вәзгыятҗкә бәйле рәвештә (коронавирус авыруы килеп чыгу сәбәпле), бара алмый. Өметен дә өзми - түләгән акчасын да кире кайтармаганнар бит әле аңа, бәлки авыру чигенгәч чикләүләр бетәр. “Булмаса инде ярар, бер тапкыр барып Кәгъбәтулланы күрү, изге җирләрдә йөрү насыйп булды – бу аңлатып бирә алмаслык бәхет бит”, ди.

- Беркайчан да язмышымнан, тормышымнан зарланмадым. Эш минем өчен юаныч та, куаныч та булды, кайгыларымны да эш белән бастым,-ди Нәзирә апа.

Ялгызы гына яшәсә дә, бүгенгесенә шөкерана кыла. “Ашыйм дисәң - ризыгы, өстәлгә куйым дисәң - сый-нигъмәте, нидер алырга теләсәң пенсиясе бар, Аллаһыга шөкер”, ди.

Язмыш сынауларында сынмаганнарны Аллаһы Тәгалә шулай бәрәкәтле тормыш белән бүләклидер ул. Шул ук вакытта муллык, бөтенлек артында тырыш хезмәт ятуын да онытмаска кирәк.

 

 


Нет комментариев