Чүпрәледән Михайловлар–Гаилә фестивалендә
Шәхесләр

Чүпрәледән Михайловлар–Гаилә фестивалендә

Татарстан гаиләләре фестивале – республикада 20 ел дәвамында узып килүче социаль-мөһим проект

Былгы «Гаилә һәм Ватан бердәм!» исемендәге чара 2026 ел – Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Татарстанда – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә оештырылган. Финалга республикадан 30 гаилә сайлап алынган, алар арасында Чүпрәледән Михайловлар гаиләсе дә бар иде.

Михайловлар гаиләсе–районыбызның Хорновар-Шигали авылында гомер итә. Әлеге гаиләне моңа кадәр «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» республика  бәйгесенең җиңүчесе буларак та беләбез. Бу гаҗәеп тә түгел, чөнки гаиләдә үзенең үткәненә, тарихи, гореф-гадәтләренә зур игътибар бирелә.

Татарстан гаиләләре фестивалендә нәтиҗәләр буенча Михайловлар гаиләсе берьюлы өч бүләккә лаек булды: «Гаилә кухнясының үзенчәлеге» номинациясендә җиңүче дипломы, «Татарстан Геройлары» конкурсында җиңүче дипломы һәм «Традицияләрне саклаучылар» номинациясендә лауреат дипломы.

Гаилә тарихы

...Университетны яңа гына тәмамлаган яшь география укытучысы Марианна авылга кайтып, һәр көнне мәктәп юлыннан уза. Әлбәттә, яңа гына укытырга кайткан мәктәп укытучысынң башында мең төрле уй әйләнә: “Бүген дәресне тагын ничек кызыкларк итәсе”, “Бу укучы бик әйбәт җавап бирде, нинди билге куясы”, “Икенчесе бөтенләй дәрескә әзерләнмәгән, аңарда фәнгә ничек мәхәббәт уятасы”. Һ.б. һ.б. Шушы уйларны уйлап, Марианна көн саен үзе артыннан күзләп йөрүче яшь егет Вячеславны күрми дә, ишетми дә. Егетнең дуслары исә, "Күләгә кебек Марианна артыннан йөрүен туктатырга кирәк моның”, дип бер танышларының туган көн бәйрәмендә икесен таныштырырга уйлыйлар. Шушы кичтән соң, ике яшь йөрәкнең мәхәббәт, соңыннан гаилә тарихы да башланып китә. Бүгенге көндә аларның өйләре бер-берсен аңлап яшәү рухы белән сугарылган. Түгәрәк өстәл артына уллары белән, тулы бер гаилә булып, җыелышып утыралар. 20 еллап, шушы йортта төп киңәшчеләре, терәкләре булып, өлкәннәр–әти-әниләре дә торган.  Нәкъ менә алар яшьләргә милли гореф-гадәтләрне өйрәтүдә, намуслы хезмәт үрнәге булганнар.

Традицияләр һәм рухи кыйммәтләр

Өлкәннәрдә калган күркәм йолаларны дәвам итә бүген Михайловлар. Олы уллары Олег һәм Денис Казан шәһәрендә белем алып, тренерлык юлын сайлаганнар. Кече уллары Егор сигезенче сыйныфта укый. Ул исә гаилә тарихы белән җитди мавыга: архивлардан мәгълүматлар эзли. Гаилә  сигез буынга кадәр шәҗәрә агачын җыюга да ирешкән!

Михайловлар гаиләсендә һәр бәйрәм милли ризыксыз узмый. Барлык бәйрәмнәрендә өстәлдә һичшиксез чуваш ризыкларын әзерли хуҗабикә. Туган көннәрдә исә, «Каравай» җырын җырлап, матур теләкләр телиләр икән.

Марианна Анатольевна кул эшләренә дә бик хирыс ханым: бәйли, тегә, бизәкләү эшләре белән шөгыльләнә. Ә гаилә башлыгы Вячеслав Федорович – алтын куллы ир-ат. Ул тракторны, комбайнны яки иске машиналарның “телен” белә, аларны төзекләндерә, үзе дә ясый.

Михайловларның гаилә шигаре бердәмлеккә нигезләнгән. Алар: “Без бар һәм без булачакбыз», дип атала. Бу нигезләнүләргә алар тарихи эзләнүләр аша килгәннәр. Киләчәктә гаилә тарихын уллары да дәвам итәргә сүз бирәләр.

Вячеслав Федорович һәм Марианна Анатольевна өчен ватанпәрвәрлек — ул гади генә сүзләр түгел, ә гаиләңне, йортыңны, тарихыңны, үз тамырларыңны яратудан башлана.  Шуңа да гаилә  алар өчен – пар канат сыман: берсенең очарга көче җитмәсә, икенчесе күтәреп алырга әзер тора. “Шундый пар канатың, таянычың булганда бернинди авырлыклар да куркыныч түгел”,- диләр Михайловлар.


Нет комментариев