Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында яшәүче Әмир Сибгатулла улы Алимовка 95 яшьтулды
Шәхесләр

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында яшәүче Әмир Сибгатулла улы Алимовка 95 яшьтулды

Әмир ага Алимов кечкенәдән ятимлек ачысын татып үскән: гаиләдә җиде баланың төпчеге булган ул, әтисез үскән.

Яшүсмер еллары авыр сугыш чорына туры килгән, кечкенәдән авыр хезмәткә җигелгән ул. Ике абыйсы Бөек Ватан сугышында катнаша. Хасиятулла абыйсы әйләнеп кайтмый, Гәрәй абыйсы шунда күзләрен “югалта”. Зур Чынлы урта мәктәбендә даныклы тарих укытучысы Гәрәй Алимов–аның бертуган абыйсы!

 “Сугыш башлангач, бөтен кыр эшләре безнең кулга калды. Караңгыдан караңгыга кырда без, балалар, яшүсмерләр һәм хатын-кызлар эшләп йөрдек. Җиде класс укыгач, миңа да укуны да ташларга туры килде”, - дип искә ала ул чакларны Әмир ага.

Авыл өлкәне бала вакытта атлар карый. Аларны сугышка озатуларны да искә ала. Аннан соң күп вакыты төзү эшләрендә уза. Әмир аганың куллары белән авылда күп төзелешләргә нигез салына, мәктәп, ферма биналары дисеңме–һәркайсында аның өлеше бар.

Нинди генә эш эшләсә дә, җиренә җиткереп башкарган. Аның гомуми хезмәт стажы 50 елга якын. Тормыш иптәше Әминә апа белән 70 елга якын бергә гомер итеп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике ел элек тормыш иптәше вафат була. Бүгенге көндә юбиляр, кызы Фәридә һәм улы Әнсар тәрбиясендә гомер итә.

“Әти белән әни бик тату яшәделәр. Хезмәтне яраттылар алар. Безне дә хезмәтне яратырга өйрәтеп үстерделәр, – ди юбилярның кызы Фәридә апа.  Оныклары һәм оныкчыклары, бабай дип, өзелеп торалар. Безнең әти гомере буе көчле рухлы кеше булды, бервакытта да төшенкелеккә бирелмәде, хезмәтне юлдаш итте. Озын гомерле булу сере дә гел хәрәкәттә булуда, дип уйлыйм мин. Тормышны бик ярата, яшәү дәрте көчле аның”.

Әмир аганың үзенә белем алу насыйп булмагач, улларын укытырга бик тырыша.  Райондашларыбыз аның улы Әсхать Алимовны хөрмәтле теш табибы буларак та белә.

Юбилярны олуг юбилее белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов килде. Әмир агага бары тик җылы теләкләр генә теләделәр, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, 100 яшенә дә килергә вәгъдә иттеләр.


Нет комментариев