Бер гасырлык тормыш юлы үткән Валентина Ярзуткина – тыл һәм хезмәт ветераны
Олы яшьтә булуына карамастан, Валентина Алексеевна илдә һәм дөньяда барган вакыйгалар белән кызыксына. Сайлауларны да бервакытта калдырмаган. Ә быелгысы аның тагын да истәлекле булды. Валентина Алексеевна Ярзуткина үзенең 100 яшьлек юбилеенда, ә ул 20 сентябрьгә туры килде, котлауларны кабул итеп кенә калмады, ә актив гражданлык позициясен дә күрсәтте – авылдагы сайлау участогына килде һәм РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирде.
Йөзьяшәр райондашыбызны бу көнне район башлыгы Марат Гафаров, җирлек вәкилләре котладылар. Мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар исә концерт тамашасы әзерләгән иделәр.
– Мин Бөек Ватан сугышын, сугыштан соңгы авыр вакытларны, елларны күп күрдем. Илебез, халкыбыз һәрвакыт көчле булды. Шушы яшьтә дә якты киләчәк өчен үз өлешемне кертә алуыма шатмын, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.
Район башлыгы Марат Гафаров Валентина Алексеевнага РФ Президенты исеменнән котлаулар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды, Чүпрәле районының 95 еллыгы медале белән бүләкләде, олы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Валентина Алексеевна–Яңа Уби авылының хөрмәтле өлкәне. Гади крестьян гаиләсендә туып-үсә, нибары 4 сыйныфны тәмамлый. Шуңа да карамастан, тормышта үз юлын табып, намуслы хезмәт итеп яши белгән.
Бар гомере колхозда уза аның. Үзе сөйләвенчә, үгезләр дә җигәргә туры килгән, урман да кискән. Бу сугыштан соң елларга туры килә. Авыл советы кызларны тимер төяү өчен Сталиногорск шәһәренә озата – ул вакытта аларга вагоннарда яшәргә туры килә. 1953 елларда Молотов урманнары кисәргә бара. Яхшы эшләгән өчен үзен күп тапкырлар Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр, ул аларны әлегә кадәр альбомында саклый.
Валентина Алексеевна тормышка чыгып, бердәнбер кызы Галинаны үстерә. Кызганычка каршы, гомере озын булмый аның, шулай да үзеннән соң нәсел дәвамчысы итеп, улы Александрны калдыра. Бүгенге көндә Валентина Алексеевнаның бар терәге, таянычы шушы оныгының гаиләсе һәм оныкчыгы.
“Җирдә эшләргә яраттым, һәрвакыт бары тик тик үз-үземә генә ышанып яшәдем”,-ди ул озынгомерле булуының серен аңлатып.
Валентина Алексеевнаның бөтен өе күз явын алырлык чигүләр белән бизәлгән. Ул аларны тирә-күршеләргә, туганнарына да бүләк итә.
"Хөрмәтле Валентина Алексеевна, сез безнең өчен ватанпәрвәрлек, тормыш сөючәнлек үрнәге булып торасыз. Исәнлектә яшәгез!"- диде район башлыгы Марат Гафаров җылы теләкләрен җиткереп.
Нет комментариев