Туган Як
  • Рус Тат
  • Кайчан сәламәтлекне беренче урынга куярбыз?!

    Аракының кыйммәтләнүе турында халык арасында имеш-мимеш күптән йөри иде инде. 22 июль көнне "Российская газета" спиртлы эчемлекләрне контрольдә тотучы Федераль Закон маддәләрен бастырып чыгарды.

    Шул указ нигезендә, бу елның 1 июленнән "катылыгы" 28 проценттан артып киткән спиртлы эчемлекләрнең бәясе 30 процентка артты. 2014 елга исә, аракының минималь бәясен 250 сумга җиткермәкчеләр. Спиртлы эчемлек дигәндә, без, әлбәттә, аракыны гына күздә тотмыйбыз. Бәяләре күтәрелүчеләр исемлегенә виноград җимешеннән ясалган эчемлекләр дә, коньяк, бренди, шәраб кебек, составында спирт булган эчемлекләр дә керә.

    Аракыга бәя күтәрелүне этил спиртының бәясе күтәрелү белән аңлаталар. Әмма этил спиртының бәясенә генә бәйлеме икән соң? Гомер-гомергә, стаканга да салмыйча, шешә авызыннан аракы чөмергән ил халкына бу аракы бәясен күтәрү генә тәэсир итәрме? Аңа карап кына сәрхүшләрнең саны кимүе бик шикле. Мөселман булып, татар республикасында яшәсәк тә, Татарстанда да, шул исәптән безнең районда да сәрхүшләр саны шактый. Элек безнең яшьлек чорыбызда урманга утынга барсаң да, бакча казышсаң да, каралты-кура торгызырга өмә җыйсаң да, табын түренә ипидән дә алда аракы менеп утыра торган чакларны күпләр хәтерлидер. Базар мөнәсәбәтләре тормышыбызга үтеп керә башлагач, хезмәте өчен күпләр хакны акчалата ала башлады. Тик, кызганычка каршы, аракы белән агуланып, яисә исерек килеш суга батып, янып үлүчеләр саны кимеми.

    Аннан соң аракыга бәяләр арту, күпчелек халыкның кибетләрдән түгел, теләсә кайдан очсызрак бәягә спиртлы эчемлекләр юнәтүенә китерде, өйләрендә техник спирттан суррогат аракылар, самагон ясаучыларга үз продукцияләрен сату өчен менә дигән мөмкинлек тудырды. Әлеге тискәре күренеш безнең районда да күзәтелә. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан кисәтелеп, күзәтелеп торуга да карамастан, авылларда халык арасында самагон сатучылар юк түгел. Аларның кайберләре үзләренең җинаять урыннарында тоткарланса, төрле административ штрафларга тартылсалар да, ачыкланмаган очраклары күпме. Төрлечә әзерләнгән спиртлы эчемлекләр эчеп, агуланып, халык чебен урынына кырыла бирә. "Типсә тимерне өзәрлек ир-егетләрнең айный алмыйча хастаханәгә китерелүен, аларның нинди түбәнлеккә төшүләрен күреп ачу килә. Ә безнең хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы аеруча борчу тудыра",- ди район үзәк хастаханәсе табиб-терапевты Илгизәр Хөснетдинов.

    Кешелекне гасырлар буе борчып килүче эчкечелек, алкоголизм проблемасы бүген беркайчан да булмаганча кискенләште. Инде күптәннән алкогольнең агу булуы турында сөйләнелсә дә, әлеге куркыныч чир белән көрәш максатында күп кенә төрле чаралар, кампанияләр үткәрелүгә дә карамастан, спиртлы эчемлекләр кулланучылар саны арта гына бара. Үсеп баручы илләрдә дә йөрәк-кан тамырлары һәм яман шеш авыруларыннан соң өченче урында спиртлы эчемлекләр кулланудан килеп чыккан авырулар тора. Алкоголизм-ул йөз меңләгән җимерелгән язмышлар, таркалган гаиләләр, җинаятьләр.

    Илгизәр Хөснетдинов әйтүенчә, алкогольнең куркынычы аның үзендә генә түгел, шулай ук, спиртлы эчемлекләрнең составында булган матдәләргә дә бәйле.

    -Алкогольнең суррогатлары- ул эчү өчен җитештерелмәгән төрле сыеклыклар. Әмма спиртлы эчемлекләр эчүчеләр аның очсыз бәядән сатылуын кулай күреп, куллануларын дәвам итәләр. Аларның составында нинди матдәләр керүенә бәйле рәвештә әлеге суррогатлар сәламәтлеккә төрлечә зыян салырга мөмкиннәр,-ди бу уңайдан сүзен дәвам итеп Илгизәр Рөстәмович.

    -Алкогольнең суррогатлар исемлеге составында спирт булган көнкүреш химия, косметика, сөртергә генә тиешле дәвалау төнәтмәләре, техник, шул исәптән, өй шартларында әзерләнүче һәм халык теленә "ханҗа" исеме белән кереп калучы сыеклыкларны кертеп була. Гражданнарның күпчелеге самагон ясауның һәм аны халыкка сатуның законга каршы булуын белә, әмма җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламый.

    Суррогат алкоголизм еш кына техник сыеклыклар белән агулану нәтиҗәсендә үлем белән тәмамлану очракларына сәбәп булып тора. Кешеләр суррогатларның организм һәм кеше тормышы өчен ни дәрәҗәдә куркыныч булуын тулысынча аңлап бетермиләр.

    Еш кына кешеләрдән самагон иң чиста спиртлы продукция булуы турындагы фикерләрен ишетергә туры килә. Ә менә чынлыкта да ул дөреслеккә туры киләме соң? Әлеге соравымны да тәҗрибәле табиб Илгизәр Рөстәмовичка бирдем.

    -Самагон алкоголизмы да суррогат алкоголизмның бер төре ул. Ә самагон үзе исә илебездә иң популяр һәм киң таралган суррогатларның берсе. Самагон югары токсик санала, ул кеше организмына төрле зарар китерергә мөмкин. Самагон алкоголизмы вакытында кешедә курку, бәйләнүчәнлек, аңлатып булмаслык ачу хисе барлыкка килә. Самагон ясаганда әчешүнең өстәмә продукты булып аракы мае, төрле төстәге (аклы-сарылы, куе-кызыл) майлы сыеклык тора, аның исе дә тәмсез була.

    Аракы мае организмга бик нык зарар сала һәм аның составында түбәндәге агулар тупланган була: майлы-этил спирты, амил, изоприл, изобутил алкоголе, уксуслы этил эфиры, ацетил, фурфурол, пиридин.

    Гадәти алкоголизм вакытында тыелгысыз эчү алкоголизмның икенче стадиясендә, ә суррогат алкоголь кулланганда тыелгысыз эчү инде беренче стадиядән үк башлана,-дип аңлатмасын бирде бу уңайдан ул.

    Россия законнары кулланучыларның сәламәтлекләренә һәм тормышларына куркыныч тудыручы һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче продукцияне һәм товарларны сату, ташу, саклау һәм җитештерү буенча эшчәнлекне җинаятьчелек төркеменә кертә. Әлеге эшчәнлек өчен РФ Җинаятьләр кодексының 238 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Товарлар һәм продукция төрле булырга мөмкин: азык-төлек продуктлары, көнкүреш химиясе, өй шартларында кулланылучы предметлар. Ә иң мөһиме, аларны җитештерү, саклау, ташу һәм сату буенча эшчәнлекнең кулланучыларның тормышларына һәм сәламәтлекләренә куркыныч тудырмау таләпләренә туры килмәү экспертиза юлы белән билгеләнә.

    Теги: аракы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: