1 августтан аракыга бәя артты
1 августтан ваклап сату кибетләрендә аракының минималь рәсми бәясе арта. Бу хакта Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе хәбәр итә. Аракының ярты литры 21 сумга кыйммәтләнә. Ягъни ярты литрлы бер шешә аракы бәясе 220 сумга җитә, дигән сүз.