Бөтендөнья татар конгрессының Иделаръягы зонасы җирле оешмалары җитәкчеләренең күчмә утырышы узды.
Чара Кайбыч районында узды һәм анда бу зонага кергән 8 районның (Тәтеш, Буа, Чүпрәле (җирле бүлек җитәкчесе–мин, Гөлия Фәизова катнаштым), Апас, Кайбыч, Зеленодольск, Кама Тамагы, Югары Ослан) җирле оешма җитәкчеләре чакырылды.
Утырышны Бөтендөнья татар конгрессыннан – Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов алып барды.
Конгресс вәкилләре еллык эшчәнлек хакында фикер алышты, киләчәккә планнар корды. Активистлар катнашында узган очрашуда сүз туган телебезне, мәдәниятебезне, мәдәни мирасны саклау турында барды. Очрашуда “Милләт җаны авылда саклана”, дигән фикернең асылы көн үзәгендә булды.
Конгресстан килүчеләр район үзәгендә урнашкан Галия Кайбицкая музеенда булдылар, аның тормыш һәм хезмәт юлы хакында таныштылар. Исегезгә төшерәбез, ТАССРның халык артисты– Галия Кайбицкая, татар композиторлары операларында Рәйхан («Качкын», Н.Җиһанов), Алтынчәч (шул исемендәге опера, Н.Җиһанов), Галиябану (шул исемендәге музыкаль драма, М.Мозаффаров) һәм музыкаль комедияләрдә Сәрвәр («Башмагым», Җ.Фәйзи) һәм башка төп партияләрне беренче башкаручы җырчы була..
Шул ук көнне биредә Бөтендөнья татар конгрессының Кайбыч районы бүлеге җитәкчесе, Кайбыч муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткән, озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Рафис улы Хәялиевнең 65 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара – иҗат кичәсе дә узды. Әлеге чарада катнашучыларны Ирек Шәрипов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Рәмис Рафис улына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Эшлекле сәфәр халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм рухи байлыгын саклауны үз эченә алган мөһим чараларның берсе булды.
Нет комментариев