Чүпрәледә Илнур Дәүләтҗан улы Яфизов туып-үскән йортка мемориаль такта куелды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Илнур Дәүләтҗан улы Яфизов туып-үскән йортка мемориаль такта куелды

Чарада катнашучылар геройны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль такта алдына чәчәкләр салдылар.

Элек авыллардагы капка баганаларына калайдан ясалган Кызыл Йолдыз урнаштырылган була иде. Бу тирәдән үтүчеләр шунда ук искәрә: димәк, әлеге йортта Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран яши (яшәгән).

Хәзер мондый йолдызларны мемориаль такталар алыштырды. Моңа кадәр Чечня, Әфган якларында гомерләре өзелгән сугышчы-интернационалистлар истәлегенә куелса, соңгы елларда әлеге исемлеккә махсус хәрби операциядә катнашып вафат булганнарның исемнәре өстәлә.

Иске Чүпрәле авылыннан Илнур Яфизовның да гомере махсус хәрби операциядә өзелде, аның истәлегенә туган йортында мемориаль такта урнаштырылды.

Әлеге тәкъдим белән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр чыга. Илнур Аделҗан улына хөрмәт йөзеннән бу көнне район җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьармиячеләр, техникум студентлары, якыннары, авылдашлар җыелды.

Мемориаль тактаны ачу хокукы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловка һәм райондашыбызның әтисе Дәүләтҗан Абдулла улы Яфизовка бирелде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:

–Гомерен Ватаныбыз иминлеге өчен биргәннәрнең, үзләренең хәрби бурычларын үтәгәндә геройларча һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү безнең бурычыбыз. Мемориаль такталар куеп без аларның батырлыкларын, кыюлыкларын тагын бер тапкыр искә алабыз, -диде.

Хәрби бурычын намус белән үтәгән райондашыбыз Илнур Яфизов «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.


Нет комментариев