Чүпрәле укучылары төз атуда ярыштылар
Безнең Геройлар

Чүпрәле укучылары төз атуда ярыштылар

Турнир хәрби хәрәкәтләр ветераны Виктор Юрьевич Тихонов истәлегенә багышланды.

Виктор Тихонов 1985 елның 28 мартында Чүпрәле районы Борындык авылында туа. 2022 елның октябрендә ул беренчеләрдән булып, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырыла. Хәрби заданиене үтәү барышында, 2023 елның августында каты яралана, дәвалану узганнан соң, янә махсус хәрби операциядә катнаша. Аннан 2025 елның февралендә кабат яралана, әмма хәрби биремне үтәвеннән чигенми. 2025 елның 1 мартында ул каһарманлык күрсәтеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була. Аңа 40 яшь була. Якташыбыз «Махсус хәрби операциядә катнашучы», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре һәм «Суворов» медале белән бүләкләнгән.

Чарада Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Виктор Тихоновның хезмәттәше, турнирны уздыру инициаторларының берсе Алексей Ягашкин, геройның туганнары: тормыш иптәше Екатерина Викторовна, улы Егор һәм сеңлесе Арина катнашты.

Рөстәм Мөхәммәтҗанов мондый турнирларның яшь буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүдә мөһимлеген билгеләп үтте. “Без райондашларыбызның батырлыгын онытмаска тиеш”,-диде ул.

Алексей Ягашкин да дустының батыр рухлы, көчле, ярдәмчел булуын искә алды.

Турнир нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Барлык катнашучыларга да медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Турнирны оештыручылар, чара барышында күрсәтелгән нәтиҗәләр ГТО комплексы нормативларын үтәү исәбенә кертеләчәк, дип белдерделәр.


Нет комментариев