Чүпрәледә Виктор Шушков социаль контракт нигезендә үз шөгылен булдырган
Шәхесләр

Чүпрәледә Виктор Шушков социаль контракт нигезендә үз шөгылен булдырган

Виктор Юрьевич тумышы белән Иске Чүпрәле авылыннан.

Хезмәт тәрбиясенә нигез, иң беренче чиратта, гаиләдә салына. Ул тырыш, эшчән гаиләдә өлкән бала булып дөньяга килә. Әтиләре Юрий Викторович һәм әниләре Ираида Карповна икесе дә озак еллар май-сыр заводында тырыш хезмәт куялар.

Виктор урта мәктәпне тәмамлагач, укуын райондагы һөнәр училищесында дәвам итә, ветеринар белгечлеген үзләштерә, аннан Ватан алдындагы бурычын үти. Хәрби хезмәтен тәмамлап кайткач бәхет эзләп, Ульяновск каласына барып урнаша, төзелештә хезмәт куя. Әмма шәһәрнең шау-шуына, кайнап торган яшәешенә күнегә алмый Виктор, янәдән туган авылына кайтырга карар кыла.

–Авыл җирендә иркенлектә, тынычлыкта шәхси йортта яшәп үскәнгәме, кысан шәһәр фатирында яшәү ошамады миңа, шуңа да туган ягыма кайтып төпләнергә уйладым, - ди Виктор.

Районда яңа ачылган машиналар юу станциясенә эшкә килә ул, анда машина юу серләренә төшенә. Нәкъ менә шул елларда ул үз эшен ачып җибәрү турында хыяллана башлый.

– Әлбәттә, үз эшеңне башлау өчен күп чыгымнар күрергә кирәк. Дустым районыбыздагы социаль яклау бүлеге аша контракт төзеп, дәүләттән билгеле бер эшчәнлеккә акча алу мөмкинлеге барлыгын сөйләде,-ди Виктор. 

“Ятып калганчы – атып кал” дигән халык мәкален эшкә җигеп, Виктор тәвәккәлләргә була. Социаль яклау бүлеге белгечләре аңа ниләр эшләргә кирәклеген аңлаталар, кирәкле документларны тупларга, бизнес-план төзергә ярдәм итәләр. Шулай итеп, ул 150 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме алып, үзмәшгуль буларак теркәлә. Әлеге акчаларага ул автомобильләр юу өчен кирәк-яраклар сатып ала һәм әкренләп үз эшен башлый.

Агымдагы елда исә эшен тагын да киңәйтү максатыннан, район халкын социаль яклау бүлеге аша икенче тапкыр социаль килешү төзи, документларын җыеп тапшыра, бизнес-план тәкъдим итә. Үз эшен тагын да җәелдерү өчен Виктор дәүләттән бу юлы 350 мең сум күләмендә акча ала.

Бүгенге көндә Виктор халыкка идән паласлары, машиналар юу, өй җиһазларын чистартып бирү кебек хезмәтләр күрсәтә. Үз транспорты белән паласларны хуҗаларыннан барып ала, юа, киптерә, аннан хуҗаларына илтеп тә тапшыра. Район үзәгендә паласларны барып алу, янә хуҗаларына илтеп бирү юлы бушлай булса, авылларга чыкканда чыгымнарның бу өлеше дә өстәлә. Машиналарның тышын гына түгел, салонын, урындыкларын юу кебек эшләрне дә башкара. Башка өй җиһазларын, әйтик,диваннарны да барып, чистартып кайта.

Үз эшенең остасы булуы өстенә Виктор гаиләсендә кадерле тормыш иптәше, кызлары өчен үрнәк әти дә әле. 2012 елда Яңа Элмәле кызы Марина белән гаилә коралар алар. Марина райондагы кибетләрнең берсендә хезмәт куя. Алар тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызлары Олеся Иске Чүпрәле күп профильле лицейның 7 сыйныфында, Валерия 5 сыйныфта белем алалар, кече кызлары Кира исә әлегә “Әкият” балалар бакчасына йөри.

Моннан 11 ел элек халык теленә “Дачный поселогы” исеме белән кереп калган җирлектә үз йортларын төзи башлыйлар. Бүгенге көндә шунда матур гомер итәләр.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,”, дигән юллары нәкъ Виктор турында әйтелгән кебек. Бүген аның күңеленә рәхәтлек биргән эше, таянырга ныклы гаиләсе бар. Ә иң мөһиме–хезмәтеннән халкыбыз да канәгать һәм рәхмәтле.


Нет комментариев