Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Чүпрәле авылы халкы яңа кибетле булды

Яңа Чүпрәле авылында яңа көндәлек кирәк-яраклар белән тәэмин итү  кибете ачылды.  Бу вакыйга авыл халкы өчен көтеп алынган бүләк булды.

Яңа Чүпрәле авылында 1000нән артык кеше яши, өч шәхси кибет эшли. Әмма авыл халкын азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итү өчен бу гына  җитәрлек түгел.

Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов сүзләренә караганда  җирле халык тагын бер кибет ачу үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. Район  җитәкчелеге әлеге идеяне хуплап,  бу эшне  тормышка ашыру өчен  шәхси  эшмәкәр Касыйм Зартдиновка йөкләгән. 

Хәер, Зартдиновлар гаиләсе 2004 елдан бирле  эшмәкәрлекнеж башка  юнәлешендә: тимердән матур итеп коймалар, капкалар һ.б . ясау белән шөгыльләнсә дә авылдашлары үтенечен бик теләп кабул итәләр.  Яңа кибет ачу өчен бина да эзләп йөрисе түгел. Тимер эшкәртү цехлары янәшәсендәге бүлмәне алар  тиз арада ремонтлап,  сатучылар һәм сатып алучылар өчен уңайлыклар тудыралар.

Бүген исә “Рианна” дип исемләнгән  яңа кибет киштәләрендә  авыл кешесенә көн саен кирәк булган бөтен әйберне: шырпыдан алып шикәргә кадәр товарны  табарга була . "Кибетнең  ассортименты сатып алучыларның теләкләре нигезендә даими тулыландырылып, яңартылып  торачак", - диләр Зартдиновлар.

Кибетне ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль  Низамов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән  территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлинә  Йосыпова,  авыл халкы, хуҗалар үзләре  катнашты.

Ильмир Измайлов кибетнең авыл халкы өчен һәрдаим кирәкле көнкүреш товарлары белән тулыланып торуын, уңышлы эшләвен  теләде. "Яңа сәүдә ноктасына ихтыяҗ бар икән, бу  авылның  яшәвен, үсүен күрсәтә.   Киләчәктә  биредә җирле җитештерүчеләрнең продукциясен, мәсәлән, сөт, каймак, йомырка һ.б. сату турында да уйларга була. Моңа биредә мөмкинлекләр җитәрлек»,- диде ул.

Беренче сатып алучылар яңа кибеттә гадәти товарның да башкачарак күренүен билгеләп үттеләр.  

- Кибет ачылуга аеруча, без, пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр  шатландык. Район үзәгенә чыгарга ерак, ә биредә яңа гына пешкән ипи, ярма, шикәре - барысы да  бер адымда гына. Район җитәкчеләренә,  кибет хуҗаларына рәхмәтлебез, -ди Дилүзә Аббазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев