Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Татарстанда африка чумасы авыруы булуы ачыкланган

Дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикасы белән бәйле сораулар барлыкка килгәндә, “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча шалтыратыгыз: (843) 278-93-53

Кешенең ваемсызлыгы һәм ветеринария-санитария таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә республиканың кайбер шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дуңгызларда африка чумасы авыруы булуы ачыкланган. Бу хакта безгә “Россельхознадзор” идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара Арсланова хәбәр итте.

Гөлнара Ринатовна билгеләп үткәнчә, АЧС буенча эпизоотик хәлнең кискенләшүенә хайваннарның һәм терлекчелек продукциясенең, беренче чиратта, физик затлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында контрольсез күчеп йөрүе сәбәпче булган.

Авыруга шик туганда, хайваннарның хуҗасына кичекмәстән бу хакта районның дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итәргә һәм дуңгызларны изолицияләргә, барлык төр хайваннарны чалуны (кош-кортны да кертеп) һәм аларның продуктларын (ит, сало, тире, каурый, мамык һ.б.) сатуны туктатырга кирәк.

- Хөрмәтле чүпрәлеләр! Районның, республиканың иминлеге сезнең уяулыкка, аңыгызга бәйле.

Реклама

Дуңгызларда африка чумасы авыруын профилактикасы белән бәйле сораулар барлыкка килгәндә, “Россельхознадзор”ның ТР буенча идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлегенә түбәндәге телефон буенча шалтыратыгыз: (843) 278-93-53

Мөрәҗәгать

Хөрмәтле чүпрәлеләр! Районның, республиканың иминлеге сезнең уяулыкка һәм аңлы булуыгызга да бәйле!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев