Портновларларның өч улы да үз Ватанын, туган җирен сөйгән шәхесләр булып җитешкәннәр
Район башлыгы әлеге гаиләнең хуҗабикәсе - Вера Ивановна Портнованы Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
Вера Ивановна ире Валерий Петрович белән өч улларына гомер биргәннәр. Гадәти бер гаилә – өлкәннәре дә хезмәт ияләре һәм улларын да шул рухта тәрбияләгәннәр. Эш аша күңелләренә туган җиргә мәхәббәт хисләрен сеңдергәннәр.
Олы улы контракт буенча хезмәт сайлагач, Вера Ивановна улына фатиха бирә, әлбәттә. Сергей Санкт-Петербургта хезмәт итә башлый. Әмма соңгы айларда улының телефоннан шалтыратуының, сөйләшүләренең сирәгәюе ананы сагайткан. Ә Сергейның Украина территориясендә нацистлар белән көрәшүе хакында әтисе Валерий Петрович белсә дә, тормыш иптәшенең борчылуын теләмәгәнлектән серне ачмаган. Ә ана йөрәгеннән берәр нәрсәне яшереп булырсыни?! «Белде, әлбәттә, сиземләп белле,. Миңа исә Сергей башта ук сөйләгән иде, әмма хатынымны күңелсезләндерергә теләмәдем - ди Валерий Петрович.
Абыйсының махсус хәрби операциядә катнашуын белгәч, Портновларның икенче улы да Ватанга хезмәт итәргә теләк белдерә: "Мин абый янында булырга, илемнең бөтенлеген якларга, сезне-әти-әниемне һәм туганнарымны сакларга телим!”-ди ул һәм үз теләге белән Украина территориясенә китә.
Ә бүгенгесе көндә Вера Ивановнадан да бәхетлерәк кеше юк - олы улы ялга ккайткан ананың, икенчесе бәйрәм белән котлап шалтыраткаңн. "Сез дә, шундый дәрәҗәле кунаклар, килдегез ничек шатланмаска ди инде!»- ди Вера Ивановна, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
Алты еллык хәрби хезмәте барышында Сергей Портнов төрле хөрмәтләргә лаек булган. Георгий, Батырлык өчен һәм Сүриядәге хәрби операциядә катнашучы медальләре белән бүләкләнгән
Кече уллары Максим да, өлкән абыйлары эзләре буенча бара - "Росгвардия"дә хезмәт итә.
Район башлыгы Марат Гафаров Портновларга данлыклы уллары өчен рәхмәт белдерде. Вера Ивановнаның бәйрәм белән тәбрикләп чәчәкләр бүләк итте.
Нет комментариев