Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Милек салымнары кәгазьләрен тарату башланды

Салымнар түләр чак җитте, соңармагыз...

Салым түләүченең Шәхси кабинетыннан файдаланучыларга салым кәгазьләре электрон рәвештә килә.

Шуңа күрә әлеге сервис кулланучыларына үз шәхси кабинетын тикшеререп торырга кирәк. Әлеге сервиска тоташтырылмаган салым түләүчеләргә якын араларда почта хезмәте тарафыннан салым хәбәрләре китереләчәк. 

Кәгазьдә салым хәбәрләрен алу белән бәйле уңайсызлыкларны булдырмас өчен, салым органнары электрон аралашуга күчүне һәм салым эшләрен өйдән чыкмыйча, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасыннан яки салым түләүченең шәхси кабинетыннан компьютер яки телефон ярдәмендә файдаланып идарә итүне тәкъдим итә.

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабинетта милек хокукларында булган күчемсез милек объектлары һәм теркәлгән транспорт чаралары турында актуаль мәгълүмат алырга, электрон рәвештә салым хәбәрен алырга, исәпләүләр белән танышырга, салымнар түләргә, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутырырга мөмкин.

Милек салымнары салым органнары тарафыннан барлык ташламаларны исәпкә алып исәпләнә. Һәр муниципаль берәмлектә мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында тулырак мәгълүмат өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы «Мөлкәт салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» интернет-сервисына кереп карап була.

Үзләренең салым хәбәрләрендә республика халкы салымнарны тиз түләү өчен реквизитлар күрәчәк, ягъни уникаль исәпләү идентификаторы (УИН), штрих-код һәм QR-код. Исәпләнгән салымнарны берничә минут эчендә теләсә нинди уңайлы ысул белән Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинеттан, «Шәхси зат салымнары» мобиль кушымтасыннан яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинеттан файдаланып түләргә мөмкин.

Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше физик затлар керемнәренә салымны (НДФЛ) 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән салым түләячәк.
Банклардагы кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ банклар һәм "Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык«дәүләт корпорациясе биргән мәгълүмат нигезендә салым хезмәте тарафыннан исәпләнгән. Күрсәтелгән мәгълүматлар Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисында "Керемнәр"бүлегендә чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев