Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Марат Җәббаров: Чүпрәле районында икътисад үсеше өчен файдаланылмаган мөмкинлекләр бар

Чүпрәледә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында муниципаль район Советының еллык утырышы булды.

Утырыш башланыр алдыннан район мәдәният йорты фойесында кунаклар Чүпрәле районы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен кызыксынып карадылар, учреждениеләр, тармак технологияләре техникумы, китапханәләр, туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге, шулай ук үзмәшгульләрнең эшләре белән таныштылар.

Марат Гафаров 2020 елда муниципаль районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.

-Районның социаль-икътисади күрсәткечләренең төп өлешен авыл хуҗалыгы тармагы билгели. Биредә халыкның 30% ы хезмәт куя. Районда төрле милек формасындагы 5 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 60 крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы гына эшләп килә. Үткән ел авыл хуҗалыгының тулай продукциясе күләме 2,6 млрд. сум тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча районның аграр сәнәгать тармагы республикада 23 урынны били.

Район игенчеләре тарафыннан бөртекле культуралардан рекордлы -128 мең тоннадан артык уңыш алынды, уңыш гектардан 33,8 центнерны тәшкил итте.  Шикәр чөгендере гектардан 345 центнер уңыш бирде. Терлекчелектә  26 мең тоннага якын сөт савылды. 2021 елда безнең алда савым сыерларының продуктлылыгын 6000 килограммга кадәр арттыру бурычы тора, -диде ул.

Мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу һәм арттыру киләчәктә дә өстенлекле юнәлеш булып калачак. Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларында 13673 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, барлыгы 1835 тонна ит җитештерелгән.

Чүпрәледә, нигездә, мөгезле эре терлек асрауга нигезләнгән авыл тормыш рәвеше саклана. 2021 елның 1 гыйнварына районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 16314 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 5 313 савым сыеры исәпләнә. Мөгезле эре терлекләр саны ел саен арта, шулай ук районда кооперация системасын үстерү буенча актив эш алып барыла. Бүген районда төрле юнәлештәге 12 кооператив теркәлгән.  Районда 101 крестьян-фермер хуҗалыгы бар, аларда 1248 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән 465 баш - савым сыеры.

Район башлыгы «Чүпрәле» сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлегенә дә тукталды, анда «Солнечный круг»  һәм «Армастил» җәмгыятьләре кебек  яңа резидентлары барлыкка килүен әйтте. Алга таба тагын да күбрәк резидентларны җәлеп итү бурычын куйды. 

«Идел буе Цеолиты» уңышлы эшли, анда 100гә якын кеше хезмәт куя. –диду Марат Ринат улы. 

Район башлыгы мәдәният өлкәсе эшен тәнкыйтьләде, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт җитәкчеләренә бурычлар билгеләде. Төзекләндерү, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, республика программаларының үтәлеше, шул исәптән социаль-мөһим объектлар төзү, шулай ук аз тәэмин ителгән, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча башкарылган эшләргә анализ ясады. Райондагы  куркынычсызлык, тотрыклылык һәм тынычлык тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте.

Утырышта, шулай ук, КФХ җитәкчесе Ринат Айзятовның һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисованың чыгышлары да тыңланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул районда, аеруча авыл хуҗалыгы үсешенә, республика программаларын гамәлгә ашыруга, грантлар, субсидияләрдән файдалану кирәклегенә басым ясады.

- Районда икътисадны үстерү өчен резервлар бар һәм алар файдаланылмый Шул ук авыл хуҗалыгында яңа технологияләр, ашламалар белән эшләргә, җаваплы кешеләрне билгеләргә кирәк. Хөкүмәт программаларында максималь катнашырга тырышыгыз – бу бит районга инвестицияләр җәлеп итү дигән сүз. Билгеле, Чүпрәле районын зур шәһәрләр һәм шәһәр яны районнары белән чагыштырып булмый, әмма күрсәткечләрне яхшыртуга омтылырга кирәк, - дип нәтиҗә ясады Марат Җәббаров һәм агымдагы елда нәтиҗәле эш теләде.

Утырыш ахырында Чүпрәле районының иң яхшы хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.

ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев