Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Иске Задур авылына– ФАП, Коршанга-Шигалига–кибет: Чүпрәледә яңа объектлар төзелә

Агымдагы елда районыбызның ике авылында яңа социаль-мөһим объектлар халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак. 

Бу Иске Задур авылында–ФАП төзелеше, ә Коршанга-Шигали авылында көндәлек товарлар сату буенча  халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты. Объектлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» федераль проектын тормышка ашыру һәм республика программалары кысаларында тормышка ашырыла.

Иске Задур авылы Алешкин-Саплык җирлегенә, ә Коршанга-Шигали авылы–Звезда авыл җирлегенә карый.

Алешкин-Саплык авылы җирлеге башлыгы Петр Артемьев белдерүенчә, бүгенге көндә Иске Задур авылында башлыча өлкән яшьтәгеләр яши. Шуңа да сәламәтлек саклау учреждениесенең биредә булдырылуы бик тә кирәк. ФАП барлык стандартларга һәм санитар нормаларга җавап бирәчәк. Анда авыл халкына хезмәт күрсәтү өчен барлык уңайлыклар:  җылыту, су белән тәэмин итү, канализация булачак, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен пандуслар урнаштырылачак.

“Бүгенге көндә фельдшер –акушерлык пункты клубның бер почмагында урнашкан. Инде клуб та бик иске санала. Аның урынына да авылда күпфункцияле үзәк сафка басачак. Бер сүз белән әйткәндә авыл быел чын-чынлап яңарышлар кичерә. Бер үк вакытта ФАП белән күпфункцияле үзәк тә ачылачак”,-ди Петр Артемьев.

100дән артык кешесе булган Коршанга –Шигали авылында исә кибет бөтенләй булмаган. “Моңарчы кирәк-яраклар белән авыл халкын клубта урын арендалап, шәхси эшмәкәр Любовь Максимова тәэмин итеп торды.Шулай ук, авыл халкы тирә-яктагы авылларга һәм күрше Шомыршы районына кибетләргә йөри. Шуңа да пунтның ачылуы, шулай ук, авыл халкы өчен бик тә көтелгән вакыйга булачак”,- ди җирлек башлыгы Марина Денисова.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илһам Бикчуров сүзләренә караганда, бүгенге көндә объектларның төзелеш эшләре тулысынча башкарылып беткән диярлек, кайбер коммуникация эшләрен генә төгәллисе калган. Объектларның ачылышы август ахыры, сентябрь айларында көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев