Көн вакыйгасы

Иске Чүпрәле авылының Семенов урамына асфальт түшәлде

Юллар салына

Юл салу эшләре дәүләт программасы нигезендә башкарыла.

Семенов урамына асфальт юл салу эшләре райондагы «Татавтодор» оешмасы тарафыннан башкарылды. Монда алдан вак таш — щебенка түшәлде. Соңыннан КамАЗ автомобильләре юлга салынырга тиешле асфальтны ташып тордылар. Асфальтны җәюче техниканың машинисты Фәрит Баһаветдинов һәм операторы Наил Хөснетдинов массаның тигез һәм тиешле күләмдә төшүе өчен җаваплылар. Юл төзү хезмәткәрләре Анатолий Кузнецов һәм Ринат Нуртдинов та юл читенең тигезлеген карап, төзәтеп торалар. Юлга салынган асфальтны исә «Bomag», «КАММ-90», «КАММ-110» маркалы катоклар белән Рамиль Сәлимҗанов, Фәрит Әбүбакиров һәм Ленар Шәрәфетдинов катоклап ныгыталар.

— Семенов урамына җәеләсе асфальт юлның озынлыгы — 624, киңлеге 4,5 метрны тәшкил итә. Юлчы егетләребез алны-ялны белми, иртәдән алып кичкә кадәр хезмәт куялар, менә соңгы метрдагы эшләрне тәмамлап киләбез,-ди әлеге участок өчен җаваплы Альберт Айнуллов.


Нет комментариев