Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов белем күтәрү курсларында булды

Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин галимнәре – гакыйдә һәм фикъһе белгечләре ярдәм итте.

Татарстанның барлык районнарыннан  имам-мөхтәсибләр  һәм казыйлар  белемнәрен күтәрү буенча өч көнлек курслар уздылар. Чарада Чүпрәле районы имам- мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов та катнашты.

Курслар программасы халыкның дини характердагы мөһим проблемаларын җентекләп тикшерү, шулай ук, темалар гаилә мәсьәләләре белән дә бәйле иде. Хәзрәтләргә һөнәри әзерлекләрен ныгытырга танылган дин галимнәре – гакыйдә һәм фикъһе белгечләре ярдәм итте.

Татарстан Республикасы имам-мөхтәсибләре һәм казыйлары өчен квалификация күтәрү курслары ТР Диния нәзарәтенең  пленумы утырышы белән тәмамланды. Пленум барышында имам-мөхтәсибләрнең һәм казыйларның бердәм карары белән Татарстан Республикасында 2020 нче ел Туган тел елы дип игълан ителде.

Реклама

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов курсларда алган белемнәрен безнең район авылларының имам-хатыйблары белән уртаклашырга ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X