Шундый исем астында агымдагы җәйдә районда авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6 –17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен лагерь эшли.
Биш көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, җыр-биюләр, милли йолалар, халык уеннары, төбәк тарихы белән танышалар, күренекле шәхесләр белән аралашалар. Лагерьлар Түбән Каракитә, Кече Чынлы һәм Зур Аксу авылларында уза.
«Ура, авылга!» дигән яңа форматтагы лагерь Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов инициативасы белән «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге белән берлектә оештырыла.
–Лагерьда узучы чаралар яшь буынны туган телебезгә якынайту, гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны искә төшерү, авыл тормышы белән якыннан таныштыру максатыннан уза. Өч авылда билгеләнгән лагерьларга 60лап баладан гариза керде. Лагерь дәвамында бик күп эшләр башкару күздә тотылган. Аларның һәммәсе милләтебезгә бәйле бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне гәүдәләндерә, - дип уртаклашты район башлыгының киңәшчесе, “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлеге баш белгече Раниля Алиуллова–Әлеге проект балаларга саф татар телендә, ана телебездә аралашу мөмкинлеге бирә. Икенчедән, авыл тормышы белән танышу зур әһәмияткә ия. Балаларны авыл хезмәте, тарихыбызны аңлату да бик мөһим.
Лагерьга йөрүче балаларның әти-әниләре дә әлеге проекттан канәгать.
–Бик ошый. Балалар да бик шатланып йөри. Яңа тәҗрибә туплый, ә иң мөһиме–әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз мирасын нинди булганлыгын өйрәнә,-ди Ульяновск шәһәреннән авылга ялга кайткан балаларын лагерьга йөртүче Алсу Рәкыйпова.
Нет комментариев