Чүпрәледә Россия Герое белән очрашу узды
Ватан Геройлары көне кысаларында районда төрле чаралар узды
Шундый чараларның берсе — якташыбыз, хәрби-һава авиациясе очучысы, Россия Федерациясе Герое Газинур Гарифҗан улы Хәйруллин белән очрашу.
Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле, 9 декабрьдә, билгеләп үтелә. Бу көнне без Бөек Ватаныбыз даны өчен каһарманлык кылган барлык геройларны искә алабыз.
Әйтергә кирәк, Чүпрәле районы Советлар Союзы Геройлары Зариф Алимов, Семен Уганин, Нурулла Фазлаев, Исмәгыйль Хәкимов, Петр Юхвитов, Дан орденының тулы кавалерлары Зыятдин Арсланов, Григорий Семенов, Социалистик Хезмәт Геройлары Абдулкадир Сабирҗанов, Равил Низаметдинов, Сергей Немасев, Александр Мокшин, Лазарь Дергунов, Госман Алиев, Әхмәтгәрәй Абдриев, ике тапкыр Социалистик Хезмәт герое Петр Дементьев, шулай ук Россия Герое Газинур Хәйруллин белән горурлана. Газинур Хәйруллин әледән-әле районга кайта, якташларының хәлен белешеп тора. Геройлар көнендә дә ул туган авылында иде һәм мәктәп укучылары белән очрашты.
Башлангыч сыйныф укучылары, яшь армиячеләр һәм Алдынгылар хәрәкәте әйдәманнары Геройны һәм район башлыгы Марат Гафаровны мәктәп фойесында ук каршы алдылар.
Кунаклар мәктәп музеенда булдылар, анда төрле елларда Иске Чүпрәле мәктәбен тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның укытучыларының фотоальбомнары белән таныштылар. Очрашуның төп өлеше мәктәпнең актлар залында үтте. Газинур Гарифҗан улы — 1996 елда, Кандагарда талиблар әсирлегеннән качуга ирешкән «Ил-76» самолеты экипажы әгъзаларының берсе. Укучылар белән очрашу вакытында якташыбыз үзенә нинди самолетларда очарга, кайда булырга, нәрсә күрергә туры килгәнлеге турында сөйләде. Укучыларга яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, ата-аналарның һәм өлкәннәрнең фикерләрен һәм киңәшләрен тыңларга киңәш итте. Аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар, һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Герой «Созидание» яшүсмерләр клубында да булды. Клубка форпостчылар, Алдынгылар хәрәкәте әйдәманары, яшь армиячеләр, хезмәт һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары, әфганчылар килде. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды.
Район башлыгы Марат Гафаров Газинур Хәйруллинга бүләкләр — Татарстан Республикасының бөек язучылары, шул исәптән якташларыбыз турындагы китаплар тапшырды, батырлыгы һәм туган ягына еш кайтуы өчен рәхмәт белдерде.
— Гади авыл егете гаять зур батырлык кылган. Без аның янәшәбездә булуына шатбыз. Газинур Хәйруллин- районыбызның, республиканың, илебезнең горурлыгы,-дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Ул, шулай ук, Социалистик Хезмәт Герое Усман Алиевның уллары Фәнис һәм Иршат Алиевларга район энциклопедиясен бүләк итте.
Газинур Хәйруллин:
— Герой булып тумыйлар, геройлык кылалар, дип әйтәләр. Мин ышанам, бүгенге Чүпрәле яшьләре арасында да сынауларда югалып калмый торган, герой була алырлык егетләр бардыр. Һәм якташлар махсус хәрби хәрәкәттә моны раслый раслыйлар да. Чүпрәледән булуым белән мин үзем дә горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев